right|250px|thumb|Төрки халыклар таралуы харитасы Төркилә́р – күп кардәш халыкларны берләштергән этнотелле төркем. Тулаем төрки халыкларга 250 миллионан артык кеше керә.
Төрки халыклар классификациясе Хәзерге тел белемендә төрки телләрнең классификацияләре гаять күп. Бу классификацияләр төрки халыкларның географик урнашуына, төп тел үзенчәлекләренә һәм тарихына нигезләнгән. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясен 11 гасырда Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» хезмәтендә бирелә. В. В. Радлов, Ю. Немет, А. Н. Самойлович, С. Е. Молов, В. А. Богородицкий, Н. А. Баскаков, Габдрахман Сәгъди кебек галимнәр дә үз классификацияләрен тәкъдим иттеләр. Хәзерге төрки тел белемендә Баскаков тәкъдим иткән түбәндәге классификация иң дөрес дип санала.
Көнбатыш төркиләр Огур астөркеме
Кыпчак астөркеме Кыпчак-болгар халыклары
Кыпчак халыклары
Кыпчак-ногай халыклары
thumb|Мәхмүд Кашгарый буенча төрки дөнья (XI гасыр) Карлук астөркеме
thumb|right|340px|Төрки һәм маңгул телле халыклар яшәүче җирләр Угыз астөркеме Угыз-болгар халыклары
Угыз-сәлҗүк халыклары
Угыз-төрекмән халыклары
Көнчыгыш төрекләр Кыргыз-кыпчак астөркеме
Уйгыр астөркеме
Төрки телләр үсешендә тарихи чорлар Алтай чоры (хронологик чикләре билгеле түгел). Хун чоры (б. э. к. 3 гасыр — б. э. 5 гасыры). Борынгы төрки чор (5 гасыр — 10 гасыр). Урта төрки чор (10 гасыр — 15 гасыр). Яңа төрки чор (15 гасыр — безнең көннәр).
Сылтамалар Төркиләрдә туй йолалары
*