Шәйхелислам, Шәех әл-Ислам ( ― дини кануннарны аңлатып бирүче, исламда баш кеше) Халидов А. Б. Шайх а-лислам. // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 289. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2 ― мөселман дәүләтләрендә Ислам мәсьәләләре буенча иң югары вазифаи затның титулы. Ул Ислам хокук белемен (фикһ) җентекләп белгән һәм элек аңлатылмаган очракларга карата дини нормаларны куллана алган әйдәп баручы дин әһелләренә бирелгән. Шулай ук шәйхелислам өммәт каршында мораль яктан абруйлы булырга тиеш.

Кайбер ислам җәмгыятьләрендә шәйхелислам титулы югары судья (югары казый) вазифасын билгеләгән.

Тарих Госман дәүләтендә шәйхелислам ― ислам руханилары башлыгының титулы, Истанбулның баш мөфтие. Ул солтанның баш вәзире дәрәҗәсендә исәпләнгән, солтанның иң мөһим фәрманнарына ризалыгын биргән. Госман империясендә шәйхелисламның сөнни милләт башлыгы булуын грек рум милләте башлыгы булуы белән тиңләргә мөмкин.

Беренче тапкыр бу вазифа Мөхәммәд II тарафыннан 1453 елда, Константинопольне яулап алгач, кертелә Шейх-уль-ислам. // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән чакырылганнан соң, 1920 елда, абруйлы шәйхелисламнар институты Дин эшләре буенча комитетка () урынын бирә.

1924 елда Төркия Республикасы хөкүмәте шәйхелислам титулын бетергән.

Хәзерге заман

1980 елда Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнә һәм шәйхелислам титулын ала. 2003 елда Кавказ мөселманнарының XI съездында гомерлек шәйхелислам итеп сайлана В Баку избран пожизненный глава мусульман Кавказа. Независимая газета, 6 августа 2003.

1989 елның декабрендә Мәскәүдә мөфти Тәлгать Таҗетдинга шәйхелислам титулы бирелгән Шәйхелислам. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 164нче бит. ISBN 5-298-00949-2.

Шәйхелисламнар исемлеге Борһанетдин әл-Мәргылани Гыйзетдин ибн Габдессәлам Зәкәрия әл-Әнсари Әбу Габдуллаһ әл-Куртуби Габдуллаһ әл-Әнсари Әбу Исхак әш-Ширази Ибн Һаҗәр әл-Хайтами Мөхеддин ән-Нәвәви Габделкәрим әл-Кушайри Таҗеддин әс-Сөбки Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни Әбу Бәкер әл-Бәйһаки Ибн Тәймия

Искәрмәләр

Әдәбият Шәйхелислам. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 164нче бит. ISBN 5-298-00949-2 Шейх-уль-ислам. // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Сылтамалар

Presidency of Religious Affairs of the Republic of Turkey

Шулай ук карагыз

Шәех Шәйхелисламов

Төркем:Исламда рухани дәрәҗәләре Төркем:Ислам терминнары Төркем:Ислам төшенчәләре Төркем:Дини титуллар Төркем:Төркия титуллары