Җилән — татарларның традицион җиңел иркен һәм озын яз-җәйге өс киеме.Народный костюм: одежда и украшения.

Ешрак оч бер төстәге (сары, яшел), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан, эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.<Ф.Ф.Гулова. Җилән. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Йон, мамык тукымалардан тегелгән, ешрак гади (сары, яшел төсләр), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.

Гадәттә җиләнне озын камзол яки казаки белән олы яшьтәге ирләр кигән. Мәчеткә яки башка дәүләт карамагындагы урыннарга барганда кулланылган. Озын камзол белән кыска казаки белән бергә киелгән. Хатын-кызлар җиләне дә ирләрнекеннән аерылмаган. XIX гасыр ахырыннан аларны, нигездә, бай кешеләрнең хатыннары, руханилар кигәннәр, үзенчәлекле япма итеп файдаланганнар.

К. Ф. Фукс билгеләп үткәнчә, XIX гасырның беренче яртысында ук кулланыштан чыга башлый.Татарский костюм: в чем раньше щеголяли женщины на улице?

Искәрмәләр

Әдәбият Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953; Воробьёв Н.И. Одежда и украшения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Төркем:Өс киеме Төркем:Татар киемнәре