Көньяк Дако́та (, ХФА: ) — АКШның Урта Көнбатышында урнашкан штат. Атамасы Лакота һәм Дакота (Сиу) кабиләләре белән бәйле. Башкаласы — Пирр, иң зур шәһәре — Су-Фолс.

Көньяк Дакота АКШ мәркәзенең төньягында урнаша. Штата мәйданы — 199 905 км². Төньякта ул Төньяк Дакота, көнчыгышта Миннесота һәм Айова, көньякта Небраска, көнбатышта Вайоминг һәм Монтана штатлары белән чиктәш. Штат җире аша Миссури елгасы ага.

Көньяк Дакота АКШ составына 1889 елның 2 ноябрендә 40 нчы штат буларак кергән.

Сылтамалар Рәсми сайт

*