Вострецово — Башкортстанның Борай районында урнашкан авыл. 1966 елга кадәр Казанцево исемен йөрткән. География

Авыл Агыйдел елгасында, Борайдан 30 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Демография

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 330 кешенең яшәве мәгълүм, күбесе — татарлар. Авыл белән бәйле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1883-12-17 Степан Вострецов хәрби хезмәткәр 1932-05-03 Новочеркасск

Степан Вострецов

Дин 1899 елда Волхонка тавында Казанцево (хәзерге Вострецово) авылында чиркәү төзелгән. Аңа кадәр авылда часовня гына булган. 1933 елда чиркәү җимертелгән. Рухани йортыннан хастаханә һәм башлангыч мәктәп ясаганнар. 2021 елның 28 апрелендә халык җыенында гыйбадәтханә төзү турында карар кабул ителгән. 2021 елның 23 маенда Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон катнашында нигез ташы салынган. Аннан соң чиркәү төзелеше башланган, барлык финанс чыгымнарын авыл активисты Филус Гыйльфанов үз өстенә алган.В НАШЕМ РАЙОНЕ СТРОИТСЯ ПЕРВАЯ ЦЕРКОВЬ! Муниципальный район Бураевский район Республики Башкортостан, 23.05.2021 2022 елның 1 ноябрендә чиркәү ачылган.Галина Бахшиева. В Бураевском районе Башкирии построили первую церковь. ИА «Башинформ», 1.11.2022 Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.

Төркем:Башкортстан авыллары