Елена Сорочайкина, Елена Анатолий кызы Сорочайкина () — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы (2005 елдан). «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016) «Алтын битлек» премиясе фестивале сайтында. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 28 маенда һөнәри хәрби гаиләсендә бишенче бала булып (барысы да кызлар) туган. Әтисенең һөнәренә бәйле рәвештә, Памирда, Ригада, Сәмәркандта яшәргә туры килә. 5 яшендә рәссам булачагын белә, беренче күргәзмәсе балалар бакчасында оештырыла. Музыка, хореография һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә.

«Рәссам-график» белгечлеге буенча Чабаксар педагогика институтының (хәзерге И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1984). 1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1984-1987 елларда Чаллы мәктәбендә рәсем укыта. 1987 елдан Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куючы-рәссамы, 2005 елдан — театрның баш рәссамы булып эшли.

2008 елда театр бинасында «Под абажуром» кафесын оештыручы һәм генераль директоры Kazanfirst, 11.08.2016.

Республика күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне — Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгын, «Уңыш» бәйрәмнәрен, 2005 елдан башлап, республика «Президент Чыршысы» бәйрәмнәрен, «Казан» халыкара ат чабышы спорты комплексын ачу тантанасын, Тунис халыкара карнавалын «Потёмкинские деревни» сайты һ.б. бизәгән рәссам Будущий художник росла в семье военного и купеческой дочери. «Челнинские известия», 06.11.2013.

Бизәгән спектакльләре «Мастеровые» рус драма театрында (Чаллы)

«Ревизор» Н.В. Гоголь «Өйләнү» Н.В. Гоголь «Карл һәм Анна» Леонгард Франк«Петербургский театральный журнал» «Соңгы тукталыш» Н.А. Некрасов «Гаепләү ягы шаһиты» Агата Кристи «Куян өне» Д. Линдси-Эбер «Петербургский театральный журнал» «Тестостерон» А. Сарамонович «Маугли» Р. Киплинг «Кыргый» А. Касона «Васса» М. Горький «Осталар шәһәре» Т. Габбе «Геростратны онытырга!» Г. Горин «Шаһбикә Турандот» К. Гоцци «Пигмалион» Б. Шоу «Щелкунчик» Э.Т.А. Гофман «Кар патшабикәсе» Е. Шварц

«Бик гади вакыйга» М. Ладо «Өчәү таганда» Л. Лунари «» П.П. Ершов «Шаян Роджер» Д. Сәлимҗанов «Түзем аккургаш гаскәри» Г.Х. Андерсен «Чакматаш» Г.Х. Андерсен «Вакыйга» В. Набоков «Скапен хәйләсе» Ж.- Б. Мольер «Антигона» Ж. Ануй «Коломбина фатиры» Л. Петрушевская «Йөзләр, битлекләр, гримасалар» А.П. Чехов буенча «Аһ, водевиль, аһ, водевиль» А.П. Чехов буенча «Пеппи – озын оек» А. Линдгрен

Чаллы татар дәүләт драма театрында «Галиябану» М. Фәйзи

Бөгелмә рус драма театрында «Клиника очрагы» Р. Куни

Тольяттиның «Колесо» театрында «Гаилә эчендәге хәл» Р. Куни «Җиденче Иван» В. Ольшанский

Новокузнецк драма театрында «Головлев әфәнделәр» М. Е. Салтыков-Щедрин «» П.П. Ершов Новая сказка в театре. ГАУК «Новокузнецкий драматический театр», 01.06.2016

Ижау рус драма театрында «» А.С. Пушкин

Театр бинасы дизайны

Театрның беренче бинасының эчке һәм тышкы дизайны Е. Сорочайкина тарафыннан башкарылган. Элекке соры Интерклуб бинасын (Яр Чаллы, академик Рубаненко бульвары, 7) якты театр бинасына әйләндерү өчен күп көч куя. Театр фасадына кызыл агач беркетеп кую — аның идеясе. Кызыл агач — бер яктан, тибеп торучы кан тамырын хәтерләтсә, икенче яктан, җансыз таш бетонны тишеп чыккан тере җанны (үсемлекне) хәтерләтә

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2014 ― РФ һәм чит ил рус театрларының XI «Дуслык күпере» халыкара фестивалендә (Йошкар-Ола) «Иң яхшы сәхнә бизәлеше» номинациясендә бүләкләнә (М. Горький. «Васса» спектакле). 2015 ― Татарстан Хөкүмәте Гранты. 2016 ― «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты («Иң яхшы рәссам эше» номинациясендә) — Ижау рус драма театрында куелган А.С. Пушкинның «» әсәре буенча куелган спектакльне (режиссер Петр Шерешевский) бизәгән өчен. 2017 ― РФ кече шәһәрләр театрларының XV фестивалендә (Тубыл) сәхнә бизәлеше өчен махсус призга ия була ( Н.В. Гоголь. «Ревизор» спектакле) 2021 ― Дамир Сираҗиев премиясе ― купъеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм «Мастеровые» рус драма театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Мастеровые» театры сайтындагы сәхифәсе Е. Сорочайкина турында «Алтын битлек» премиясе порталында Вконтатедагы сәхифәсе «Сәхнә» журналы, 14.01.2013()

Моны да карагыз Армандо Диамантэ

Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Русия рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Театр рәссамнары Төркем:Шәхесләр:«Мастеровые» рус драма театры Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары