Кече Җидегән йолдызлыгы (Кече Аю, ) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык. Күк йөзендә 255,9 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 40 йолдыз керә. Кече Җидегән йолдызлыгында Тимерказыктан 1° ераклыкта Җир шарының төньяк котыбы урнашкан.

Йолдызлар Кече Җидегән α — Тимерказык, +1,97 йолдызча зурлыктагы йолдыз, котып йолдызы.

Кече Җидегән β — Акбүзат (Кәүкәб, әл-кәүкәб әш-шимали — «төньяк йолдыз»Кәүкәб — йолдыз; шимали — төньякка караган. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 229.; ), +2,08 йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз, 126 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Б.ч.к. 1900 елдан б.ч. 500 елгача бу йолдыз күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызы сыйфатында булган. Бу хәл аның гарәп исемендә сурәтләнгән.

Кече Җидегән γ — Күкбүзат (Феркад), +3,05 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Тарих һәм исемнәр Татарларда бу йолдызлыкны Кече Җидегән дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызлык Кече Аю (, әд-дөбб әл-әсғәр, ) дип атыйлар. Йолдызлыкны Кече Аю (Кече Җидегән), якындагы Зур Аю (Зур Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.

Борынгы греклар карашлары буенча Кечкенә Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның даясы аю кыяфәтендә нимфа Киносураның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әсғәр» сүзләре белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләсгар () гарәп исеме да кулландыГарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 120., әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат һәм Җидегән турында риваять Котып йолдызы төрки халыкларда күккә кагылган «тимер казык» итеп күз алдына китерелгән һәм, янә килеп, татарларда аның янындагы ике йолдыз шул казыкка бәйләп куелган Акбүзат һәм Күкбүзат дип исемләнгән елкылар итеп күзалланган. Х. Мәхмүтов тарафыннан китерелгән бер риваятьтә бу турында болай диелә: «Шул казык тирәсеннән китә алмыйча утлап йөргәндә, аларны җиде карак (Җидегән йолдыз) урлап китәргә ниятләгән, имеш. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан әй чабалар, әй чабалар, әмма куып җитә алмыйлар, ди» (Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. — Казан, 1987).

Табышмак һәм әйтем Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, дуласа да бер тирәдән китә алмый (Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат йолдызлары). Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз (әйтем).

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар