Өлкәр (M45) — Сәвер йолдызлыгында сибелгән тупланыш; Җир шарына якыннарыннан берсе һәм гади күз белән иң яхшы күренеп тора торганнардан берсе.
Йолдызлар Өлкәр тупланышы 12 яктылык елы диаметрлы һәм якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр катлаулы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 14 гади күз белән күренәчән. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.
Тупланышның иң якты тугыз йолдызының исемнәре борынгы греклар мифлардагы Плеядалар җиде апа-сеңгелләре: Алкиона, Келено, Майя, Меропа, Стеропа, Тайгета и Электра, һәм шулай ук аларның әти һәм әни — Атлант һәм Плейона хөрмәтенә куштылар.
+Өлкәр иң якты йолдызлары Исем Билге Күрәнмә йолдызча зурлык Спектр сыйныфы Алкиона Сәвер η (25) 2,86 B7IIIe Атлас Сәвер 27 3,62 B8III Электра Сәвер 17 3,70 B6IIIe Майя Сәвер 20 3,86 B7III Меропа Сәвер 23 4,17 B6IV Тайгета Сәвер 19 4,29 B6V Плейона Сәвер BU (28) 5,09 (үзгәрмә йолдыз) B8IVep Келено Сәвер 16 5,44 B7IV Астеропа Сәвер 21 5,64 B8Ve Сәвер 22 Сәвер 22 6,41 B9V — Сәвер 18 5,65 B8V Шулай ук карарга мөмкин Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге Төркем:Йолдызлар тупланышлары Төркем:Сәвер йолдызлыгы