𐰀 - борынгы төрки әдәби әлифбаның сигезенче рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә а, ә һәм е хәрефләренә (ХФӘда ɑ, ɛ авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна, ә аның Енисей аналогы 𐰁 тарихи текстлар өчен кулланыла.

Беренче (тамыр) иҗектә 𐰀 рунасы язылмый, шулай да киләсе иҗекләрдә язылмый, нибары соңгы ачык иҗектә языла.

1893 елда Дания тел белгече Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган, беренче укылган сүз - 𐱅𐰭𐰼𐰃 - Тәңре, бу сүздә ә - 𐰀 - рунасы язылмый, чөнки ә беренче иҗектә тора.

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰀 рунасы U+10C00 дип билгеләнгән: Юникод U+10C00 HTML-код & #68608; CSS-код \10C00

Язу һәйкәлләре 𐰀 рунасы киләсе борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый: Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе) Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия) Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия) Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия) Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан) Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе). Мисаллар Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐰋𐰃𐰼𐰠𐱁𐰢𐰀 - берләшмә, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла.

𐰪𐰘𐰢𐰀 - әниемә, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла (беренче иҗектә язылмый).

𐰉𐰺𐰍𐰣𐰣𐰺𐰍𐰀:𐱃𐰉𐰀 - барганнарга таба, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗекләрдә языла

𐰭𐰞𐰺𐰍𐰀 - аңларга, а - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла

𐰚𐰼𐰤𐰠𐰤𐰏𐰤 - әкренләнгән Әдәбият

Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4. Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36. Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с. https://unicode-table.com/ru/10C01/

Төркем:Борынгы төрки руналар