Анкла́в ( ― „ябылган“ яки „бикләнгән“) ― дәүләтнең тулысынча башка дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган бер өлеше. Кайсы да булса дәүләтнең башка (бер) ил белән тулысынча уратып алынган өлеше тулы анклав дип атала. Территория төшенчәсе коры җир территориясен дә, территориаль суларны да үз эченә ала.

Дәүләтләргә анклав төшенчәсе икенче (бер) ил белән тулысынча чолгап алынган һәм диңгезгә чыгу юлы булмаган очракта гына кулланыла. Бу очракта «эксклав» төшенчәсе бөтенләй кулланылмый. Мондый дәүләтләр өчәү: Италия эчендә Ватикан һәм Сан-Марино, Көньяк Африка Республикасы эчендә – Лесото. Италия эчендә территориясе-анклавы булган шулай ук дәүләтчелекнең берничә билгесенә ия.

Ярыманкла́в ― дәүләтнең коры җирдә башка дәүләтнең территориясе белән әйләндереп алынган, ләкин диңгезгә чыгу юлы булган өлеше. Бу төр анклавлар шулай ук яр буе анклавлары дип атала. Ярыманклав дәүләтләргә мисаллар – Малайзия һәм Көньяк Кытай диңгезе белән уратылган Бруней, шулай ук Испания һәм Атлантик океан белән уратып алынган Португалия. Мальта территориясендәге Мальта орденына караучы бер өлеше шулай ук ярыманклав. Төп территориясе ярыманклавтан читтә урнашкан дәүләтләрдә ярыманклавлар территориясе ярымэксклав дип атала. Мондый ярыманклав (ярымэксклав) диңгез һәм башка берничә ил белән әйләндереп алынырга мөмкин.

Анклавларга мисаллар (Италия эчендәге анклав) (Италия эчендәге анклав) (КАР эчендәге анклав) (Малайзия белән уратылган ярыманклав) (Индонезия белән уратылган ярыманклав) (Сенегал белән уратылган ярыманклав) (Франция белән уратылган ярыманклав) (Испания белән уратылган ярыманклав) (Алмания белән уратылган ярыманклав, Швеция белән диңгез аера) (АКШ белән уратылган ярыманклав, Гренландия (Дания), Сен-Пьер һәм Микелон (Франция) белән диңгез аера) (Согуд Гарәбстаны белән уратылган ярыманклав, Бахрейн һәм БГӘ белән диңгез аера) Катар,география Катара,страны мира,страны Азии,география,Азия (КХДР белән ярыманклав, Япония белән диңгез аера) (Индонезия белән уратылган ярыманклав, Австралия һәм Сөләйман утраулары белән диңгез аера) – (үзара ярыманклав) – (Франция белән диңгез аера, үзара ярыманклав)

Искәрмәләр

Сылтамалар Evgeny Vinokurov. Papers on Enclaves and Exclave

Моны да карагыз Эксклав

Төркем:Халыкара хокук Төркем:Дәүләт Төркем:Анклавлар