Айрат Мифтахов, Айрат Габделхәй улы Мифтахов (1990 елның 13 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Әлмәт дәүләт татар драма театры артисты (2011 елдан). «Тантана» премиясе лауреаты (2022).

Тәрҗемәи хәле 1990 елның 13 февралендә Казанда туган. Рус мәктәбендә укыган, әмма гаиләдә сөйләшү фәкать татар телендә генә булган. Авыл тәрбиясе һәм милли тәрбия алган, чөнки каникулларны әнисе Нәкыя Мифтахова (Шәймуллинаның) Накия Мифтахова. ВКонтакте туган авылы ― Арча районы Югары Пошалым авылында уздырган.

Театр сәнгатен кечкенәдән үз иткән. Мәктәптә укыганда Кыш бабай ролен башкарырга яраткан. Михаил Булгаковның «Собачье сердце» әсәрендә уйнаган. Казан театр училищесында Әлмәт театры өчен махсус әзерләнгән курста укыган (педаголар Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина). 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән. Театрда аңа кечкенә, бер типтагы (беркатлырак булып тоелучы кешеләр образы) рольләр бирелгән чор озак 10 елга сузылган. Режиссер Ильяс Гәрәев Мифтаховка 2020 елда Гарәф Фәхретдиновның истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән «Кайда минем илем?» спектаклендә легионер Фәхретдиновның образы өстендә эшләүне тапшырган. 2021 елның көзендә Мифтахов Хәсән Сарьянның детектив повестенә нигезләнгән «Агыйделнең аръягында» спектаклендә тикшерүче Вахитовны уйный. Аннары «Җил артыннан» спектаклендә (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе) Хәсән, Сохраб рольләрендә, 2022 елның февралендә Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә үзенең «йолдызлы» ролен ― Шәмсине башкара.Галина Зайнуллина. Айрат Мифтахов: Я не хочу врать ни себе, ни режиссеру, ни зрителям. KazanFirst, 27.03.2022

Уйнаган рольләре Сукбай ― «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов), Зөфәр ― «Тормыш корабы» (Әмирхан Еники), Бозау – «Акбай һәм сарык малае» (Туфан Миңнуллин), Юл инспекторы – «Җенле юл кагыйдәләре» (Г. Кәшипова), Сәяр ― «Сагынуларга ни чара?» (Илгиз Зәйниев), Аксак Вәли ― «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт), Парис ― «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир), Зөлфәт ― «Амазонка» (Илгиз Зәйниев), Полицейский, Клиент ― «Бистә фәрештәсе» (Бертольд Брехт), Гном, Шамакай – «Елның дүрт фасылы» (Р. Фәтхиев), Ваняның атасы, Сыйныфташ – «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина), Денщик – «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт), Шүрәле ― «Шүрәле-шоу» (Эдуард Шахов), Король, Мәче ― «Играем маленького Мука» (Эдуард Шахов), Тибо – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Жан-Батист Мольер), Идрис ― «Хыял йорты» (Илгиз Зәйниев), Хор ― «Медея» (Хайнер Мюллер hәм Еврипид текстлары буенча), Гарәф ― «Кайда минем илем?» (Гарәф Фәхретдинов), «Сукбай» новелласы – «Аhәң» (Екатерина Тимофеева), Хәсән, Сохраб ― «Җил артыннан» (Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе), Тикшерүче Вахитов ― «Агыйделнең аръягында» (Хәсән Сарьян, режиссёр: Айрат Әбүшахманов) һ. б.Мифтахов Айрат Габделхәй улы. Әлмәт театры

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― Дамирә Кузаева исемендәге премия 2022 ― «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы) 2022 ― «Тантана» театраль премиясе («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) ― Әлмәт театры куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге (автор: Гаяз Исхакый, режиссёр: Айдар Җаббаров)Ул әле өйләнмәгән иде. Әлмәт театры. Афиша Шәмси роле өчен Рузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры актеры Айрат Мифтахов «Тантана» премиясенә ия булды. Татар-информ, 27.03.2022 2022 – Россиянең XIX кече шәһәр театрлары фестивалендә (Түбән Тагил) Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе () бүләге ― «Җил артыннан» спектаклендәге (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе, режиссёр: Россиянең халык артисты Камил Тукаев; спектакль Бердәм Россия партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» — «Кече шәһәрләр театрлары» федераль партия проекты ярдәмендә куелган) Җил артыннан. Әлмәт театры. Төп репертуар Хәсән, Сохраб образлары өчен ВОЗДУШНЫЙ ЗМЕЙ НА НАТЯНУТОЙ ВЕРЕВКЕ. Петербургский театральный журнал (Официальный сайт)

Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны – Сиринә Илдус кызы (8.03.1992), Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан, Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган, 2014 елдан Әлмәт театрында эшли. Мифтахова Сирина Ильдусовна. Альметьевский драматический театр Уллары Сәйдәш (2017), Әлмәт театрының «Йөрәк сере», «Ана җыры» спектакльләрендә катнаша.

Искәрмәләр

Әдәбият Мөршидә Кыямова. Айдар Мифтахов: Театрга акча эшләргә килмиләр. «Идел» журналы, 2022, ноябрь, 22-24нче бит.

Сылтамалар Мифтахов Айрат Габделхәй улы. Әлмәт театры Всё о Мифтаховых. Telegram

Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары