Иске Күрдем — Башкортстанның Тәтешле районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1095 кешенең яшәве мәгълүм. География Уфадан 171 километр еракта, Әри елгасы буенда урнашкан. Административ яктан Тәтешле муниципаль районына карый. Иске Күрдем () буларак та билгеле, ләкин Яңа Күрдем авылы Искесе белән кушылганлыктан, икесенә бер исем генә калдырылган. 2009 елда 994 кеше яшәве билгеле. Рәсми рәвештә чиста башкорт авылы (97% - 2002 ел). Мәгариф Инкыйлабка кадәр Күрдем мәдрәсәсе бик билгеле булган. Мәдрәсәне Иске Чокырдан Гали Чокрый улы Гарифулла Киеков 1889 елда килеп җитәкчелек итә. 1894 елда ул биредә мәчет төзетә. Аның кабере дә Күрдем зиратында. Күрдем урта мәктәбендә заманында шәркыятьче галим Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005) һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев укытканнар. Авылдашлары Әнгам Атнабаевка багышланган мәдәни чаралар оештыралар. Берничә ел рәттән Күрдемдә «Күрдем чишмәләре» дип аталган район шигърият фестиваль-бәйгесе үткәрелә. 2014 елда Күрдем урта мәктәбендә 258 укучы белем алган. Мәктәптә 35 педагог бар, шуларның 29ы – югары, 8е – махсус урта белемле.Атнабайлар мәктәбе Күрдемннән күренекле татар режиссеры Байрас Ибраһимов чыккан. Туймазы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкчесе (2007 елдан). Демография
Авыл белән бәйле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1928-02-23 Әнгам Атнабаев шагыйрьдраматург 1999-10-13 Уфа 1932-01-02 Каһим Әүхәтов язучышагыйрь 2014 Күрдем 1934-12-21 Зинирә Атнабаева Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр Башкорт дәүләт академия драма театры 2013-04-23 Уфа 1953-02-19 Байрас Ибраһимов Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты
Байрас Ибраһимов Гарифулла Киеков Зинирә Атнабаева Каһим Әүхәтов Әнгам Атнабаев
Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы. Башкортстанныњ халык шагыйре Єнгам Атнабаевныњ тууына — 80 ел
Төркем:Башкортстан авыллары