Персей йолдызлыгы () — күк йөзендә төньяк ярымшардагы йолдызлык. Йолдызлыкка Горгона Медузаны үтерелгән борынгы грек каһарманы Персей хөрмәтенә исем куштылар. Йолдызлыкта билгеле үзгәрмә йолдыз Әлгул һәм ел саен була торган Персейлылар метеор агымының радианты урнашкан.

Йолдызлар Персей α — Мирфәкъ ( әл-мирфәқ — «терсәк»Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262., «Персейның терсәге» күздә тотыла; ), йолдызлыкның +1,79 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мирфәкъ Кояштан 5000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 62 тапкыр артыграк.

Персей β — Әлгул ( рә’с әл-гул — «Горгонаның башы»Рәэс — баш; гул — курыкканда күзгә күренә торган әйберләр. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. ; ), каплаулы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12 дән +3,39 га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу йолдыз 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Персей ο — Гатикъ ( гатиқ әҫ-ҫөрәййә).

Тарих left|200px|thumb|Персей йолдызлыгы. Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан рәсем. XVII гасыр. Каһирә, Милли китапханә Борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевс һәм үлемле хатын Данаяның улы Персейның чагылышы. Персей Гермес һәм Афина ярдәме белән Горгона Медузаны җиңеп чыкты һәм аның башыны алды. Кире кайту юлында ул Кефей һәм Кассиопеяның кызы Андромеданы диңгез ерткычтан коткарды.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар