Степан Богданович Лиходеев (Степа Лиходеев) — Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында әдәби персонаж, «Варьете» театры директоры, Берлиоз белән бергә Бакчалы урамы №302-бис йортының №50 фатирында яши. Тасвирлама Лиходеев директор вазифаларын үтәүгә бөтенләй туры килми һәм күп вакытын эчеп үткәрә. Фатирында иярченнәре белән ВВоланд барлыкка килгәч, Лиходеев Ялта китереп ыргытыла, шул урыннан ул хезмәттәшләре – Римскийга һәм Варенухага телеграммалар җибәрә. Ике атна эчендә Лиходеев Мәскәүдә булмый, ахырда самолетта кайта; үзенең үтенече буенча, аны «ышанычлы камерага» ябалар. Стравинский клиникасында сигез көн үткәргәч, Лиходеев ахырда Ростов шәһәрендә зур гастрономик кибет мөдире вазифасын ала. Сылтамалар Әдәби геройлар энциклопедиясе.20 гасыр рус әдәбияты (күчерелмә)
Төркем:Булгаков персонажлары