Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте () ― Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарын (2022 елда 14 мәчет-мәхәлләне) Мусульмане Ямала празднуют Ураза-байрам. РДУМ ЯНАО берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рәисе ― югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Хәйдәр Таһир улы Хафизов. Справка о РДУМ. ЦДУМР
Тарих Төбәк Диния нәзарәте 2001 елның 19 июнендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары һәм мөселманнарның Ямал-Ненец автономияле округы территориясендә гамәлдә булган, Үзәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини оешмалары җыелышы карары нигезендә барлыкка килгән. 2003 елның 3 мартында рәсми теркәлү узган.
Диния нәзарәтенең югары органы ― төбәк Диния нәзарәте мәҗлесе (съезд). Устав буенча, мәҗлес төбәк Диния нәзарәте рәисе башлангычы белән 6 елга 1 мәртәбә чакырылырга тиеш. Устав РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР Төбәк Диния нәзарәтенең мәҗлесләр арасындагы эшчәнлеген төбәк Диния нәзарәте президиумы көйли. Президиумга рәис һәм 3 рухани керә.
Ямал мөселманнарының Диния нәзарәте 14 җирле дини оешманы берләштерә. Автономияле округта 14 мөселман дини объекты эшли: мәчетләр, гыйбадәтханәләр һәм яраклаштырылган бүлмәләр, 25 имам һәм укытучы эшли. Мусульмане Ямало-Ненецкого автономного округа получили духовно-просветительский центр. IslamNews, 8.10.2022 2017 елның 12 декабрендә элек Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (Омск казыяты) караган Надым районы мөселманнары дини оешмасы ЯНАО төбәк Диния нәзарәте составына кергәч, Ямал бөтен территориясендә мөселман оешмалары бер өммәткә, бер үзәккә берләшкән төбәккә әверелә. Мусульмане Ямала вошли в состав Регионального духовного управления мусульман ЯНАО. alhakk.ru, 22.1112.2017
Яңа Уренгойда 2022 ел ахырында яңа мәдрәсә (Мөселман рухи-әхлакый тәрбия үзәге) бинасы ачылган. Строительство медресе. РДУМ ЯНАО
Мөфтият Диния нәзарәте җитәкчесе (мөфти) ― Таһир улы Хәйдәр хәзрәт Хафизов (Дуслык ордены (РФ) кавалеры, 2022) Муфтий ЯНАО награжден орденом Дружбы. Соборная мечеть г.Салехард РДУМ
Мөфти урынбасарлары – Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (2008 елдан), Тимур хәзрәт Салихов Тимур Салихов. ВКонтакте (2021 елның 9 апреленнән). Фарман - Указ № 01 -21 ЦДУМ РФ
Имам-хатыйблар: Салехард җәмигъ мәчете ― Габделмәлик (Альберт) хәзрәт Базанов (1971 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган). [ Альберт Базанов.] ВКонтакте; Имам-хатыйб Тимур хәзрәт Салихов (1983 елгы, Уфада медицина (2005), ислам (2009), педагогика (2017) университетларын тәмамлаган) Тимур Салихов ВКонтакте. Яңа Уренгой җәмигъ мәчете ― Шамил хәзрәт Алибулатов (Дагестанда туган). Губкинский җәмигъ мәчете ― Ринат хәзрәт Әхмитшин (1972―2022), 2022 елдан – Абдулла хәзрәт Айдаров Башкортстанда туган). Надым («Азат Сафа» җәмигъ мәчете) ― Исмәгыйль хәзрәт Газизов (1975 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган). Ноябрьск (җәмигъ мәчете) ― Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (1977 елгы, Башкортстанда туган). Ноябрьскиның Вынгапуровский микрорайоны мәчете ― Абдулгаджи Абдулварисович Мамашов (1994 елда Дагстанда туган). Муравленко мәчете ― Ранис хәзрәт Мостафин (1974 елгы, Дүртөйледә туган) Пангоды бистәсе мәчете ― Саидали хәзрәт Җума (1992 елгы, Таҗикстанда туган). Тарко-Сале мәчете ― Мухаммадариф хәзрәт Умаханов (1987 елгы, Дагстанда туган). Уренгой штб мәчете ― Салман Султанович Аюпов (Дагстанда туган чечен, Стәрлетамак мәдрәсәсендә дини белем алган). Лабытнанги шәһәре мәчете ― Гасан-Гусейн Нурмугамедович Гасанов (чыгышы белән Дагстаннан, Таҗикстанда үскән).
Искәрмәләр
Сылтамалар РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР. Официальный сайт Официальная страница РО РДУМ ЯНАО ВКонтакте В соборной мечети Ноябрьска состоялось празднование Ураза-байрам. rutube видео, 0:44 Әдәбият Алексей Старостин. Мусульмане на берегах Ледовитого океана (К 20-летию РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМ России). Екатеринбург, 2022.
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Төмән өлкәсендә ислам Төркем:2001 елда нигезләнгән дини оешмалар