Иске Собхангол Ләйсән Якупова. Яңа парк күз явын алып тора! «Кызыл Таң», 15.05.2022 (, ) – авыл, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының һәм Иске Собхангол авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3700 (1989), 4609 (2010), 5245 кеше (2021).ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
Почта индексы — 453580. Телефон коды: +7 34755. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 219 825 001.
Урнашуы Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы, Көньяк Уралның иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендәге Бөрҗән районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 340 км, Магнитогорскидан 150 км ераклыкта, Алакуян елгасы Агыйдел елгасына койган урында урнашкан.
Авыл уннарча километрга сузылган һәм берничә микрорайонга бүленгән: Үзәк, Базал микрорайоны (җирле халык Финляндия дип атый), Каентуш (Каин-Туш) һәм Агыйдел бистәсе (урман хуҗалыгы бистәсе).
Транспорт Белорет, Сибай, Уфага автобус йөри. Кагы — Иске Собхангол, Зилаер — Кананикольское — Иске Собхангол, Иске Собхангол — Морак, Иске Собхангол ― Баймак автомобиль юллары уза.
Куйбышев тимер юлының Башкортстан регионы Белорет станциясенә кадәр ― 145 км.
Тарих Иске Собхангол авылы (әүвәлге исеме Алакуян тамагы () Янсары (Собхангол) авылыннан бүленеп чыга. 1816 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязеннән 22 кеше гаиләләре белән яңа урынга – Янсары (Собхангол) хуторына күчереп утыртылган булган. 1850-1859 елларда Иске Собхангол авылы барлыкка килә: берничә генә өйдән торган хутор авылга әйләнә. 1866 елда 30 хуҗалыкта 189 кеше яшәгән. История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
1925 елда Иске Собхангол авылында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы – Зилаер кантоныннан Оркыя Ишмурзина. 1934-1935 елларда мәктәп җидееллык (ТБУМ), 1937 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 1979 елда ике катлы кирпеч бина төзелә. 2016 елда интернатлы яңа бина ачыла.История школы с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, Башкортстан АССРда Зилаер кантонының Тамьян-Түнгәвер, Бөрҗән волостьлары һәм Стәрлетамак кантоны Макар һәм Арыслан волостьлары җирләрендә Бөрҗән районы барлыкка килә, 1935 елдан район үзәге – Иске Собхангол (аңа кадәр Яңа Собхангол) авылы. О районе. Официальный сайт муниципального района Бурзянский район Республики Башкортостан
Авылда «Марс» күмәк хуҗалыгы оештырылган булган. Караголов Р. М. История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
Халкы 2020 елгы җанисәп буенча, авылда 5245 кеше яшәве билгеле.
Милли состав 2002 елгы җанисәп буенча, күпчелек милләт — башкортлар (92,3 %).
Дин
«Әбделмән» мәчете. 1996 елда авыл читендә бүлеп бирелгән урында Әбделмән Госман улы Изгин тырышлыгы белән төзелгән, гыйбадәтханә аның хөрмәтенә «Әбделмән» дип аталган. «Фуркан» мәчете. 2014 елда авылның үзәгендә, Мәдәният сарае янәшәсендә, Агыйдел ярында бүлеп бирелгән җирдә нигезләнгән гыйбадәтханә. Александр Байрамов. В Бурзянском районе начато возведение новой мечети. Ufavesti.Ru, 10.09.2014 «Мөҗәвир хәзрәт» мәчете Мечеть "Мужавир хазрат". ataisal.ru
Икътисад, социаль өлкә Икътисадта урман сәнәгате производствосы әйдәп баручы позицияне били. Территориядә агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре эшли. Азык-төлек сәнәгатенең җирле әһәмияттәге берничә предприятиесе, музейлар, мәчетләр, 1958 елда нигез салынган Башкортстан дәүләт табигать тыюлыгының үзәк утары бар.
Шәхесләр Гаяз Алтыншин (1966―2008), актер, вуз укытучысы, Башкортстанның атказанган артисты (1995). Гали Вәлиуллин (1951), БР милли музее генераль директоры (2000-2017), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009). Рәхимҗан Вәлиуллин (1935―2010), хирург, БАССР атказанган табибы (1990). Азат Габитов (1962), техник фәннәр докторы (1998), профессор (2002). БР атказанган фән эшлеклесе (2006). Юнир Газизов (1950―2006), цирк артисты, БАССР халык артисты (1984), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1986). Зөһрә Гафурова (1940), медицина фәннәре докторы (1997), профессор (1997). Газиз Дәүләтбирдин (1951―2001), композитор, педагог. Мөхәммәт Кадергулов (1919―1998), курайчы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1989). Рамил Маликов (1951), физика-математика фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Татьяна Рогожникова (1960), филология фәннәре докторы (2000), профессор (2003). БР атказанган фән эшлеклесе (2002). Мохтар Сәгыйтов (1933―1986), галим-фольклорчы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987). Азамат Хәлилов (1970―2018), театр һәм кино актеры, БР аатказанган артисты (2000), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2000). Әлфия Юлчурина (1960), җырчы, БР халык артисты (2010). Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт сельское поселение Старосубхангуловский сельсовет МР Бурзянский район Республики Башкортостан Администрация Старосубхангуловский Сельсовет. ВКонтакте
Төркем:Бөрҗән районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның район үзәкләре