Күкбүзат (Кече Җидегән γ, Кече Җидегән гаммасы, γ UMi) — Кече Җидегән йолдызлыгындагы ак якты зур йолдыз, +3,03 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Калкан δ сыман үзгәрмә йолдыз булуы сәбәпле аның йолдызча зурлыгы 3,43 сәг. эчендә 0,05m кә үзгәрә.

Тарих Татарларда бу йолдызны Күкбүзат дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызны Фәркад ( фәрқәд — «бозау», ) дип атыйлар. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «киләсе якның төньяк йолдызы» дип атыйПтолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 224.. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «икедән төньяктагы» дип атыйЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 92.Татарларда Кече Җидегән β һәм γ — Акбүзат һәм Күкбүзат (ике елкы) дип атыйлар. Әл-Бирунидә исә — «Ике Бозау» дип атыйлар. — Звездный каталог ал-Бируни. — С. 92, 177..

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Кече Җидегән йолдызлыгы