Мейтнерий (, Mt) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 109.

Символы Мейтнерий элементының символы - Mt (Мейтнерий дип укыла).

Тарихы Мейтнерий 1982 елда Германияның Дармштадт каласы янындагы Виксһаузен районында урнашкан Авыр ионнар институты тарафыннан ачыла. Бу шул реакция нәтиҗәсендә мөмкин була:

аны беренче тапкыр Питер Армбрустер һәм Готфрид Мюнзенберг җитәкчелегендәге Германия тикшеренү төркеме синтезлаган. Мейнтерий-266 изотобын бер генә атомы висмут-209 максатына тиз оча торган тимер-58 атомнары белән аттырган вакытта күзәтелә. Бу процесс яңа элемент тудырып кына калмый, ул зур, синтезлау өчен яңа атом-төшләрен куллануның уңышлы тәжрибәсе булафакты мейтнерий Element Ул табигатьтә юк, билгеле изотопларның иң тотрыклысының массасы 278 (аның атом массасы 278,156 (5) а.б.м.).). Элек унниленний (Une) яки eka-iridium дип аталган. Ясалма рәвештә синтезланган.

Исеменең килеп чыгышы Мейтнерий элек уннилений (Unnilennium) исеме белән билгеле булган, символы — Une. «Мейтнерий» (Мt) атамасы австрия физигы Лизы Мейтнер хөрмәтенә ИЮПАК тарафыннан 1994 елда тәкъдим ителә. Рәсми рәвештә ул 1997 елда ИЮПАК тарафыннан кабул ителә.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Сылтамалар Мейтнерий на Webelements О синтезе элемента на сайте ОИЯИ

Искәрмәләр

Төркем:Химик элементлар