Зои Штрауб (ZOË буларак күбрәк билгеле; ; 1996 елның 1 декабре, Вена, Австрия) — Австрия җырчысы, җырлар авторы һәм актриса. Зои 2016 елгы Евровидение җыр бәйгесендә «Loin dici» җыры белән Австрияне тәкъдим итә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 13 нче урынны ала.
Тормыш юлы Зои Штрауб 1996 елның 1 декабрендә Вена шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туа. Әтисе Кристоф Штрауб һәм әнисе Румина Штрауб (Уилфлинг) Papermoon музыкаль коллективын оештырганнар һәм дуэт булып чыгыш ясаганнар. Зоига 6 яшь булганда, ул әти-әнисе белән «Doop Doop» җырын яздыруда катнаша. 2007 елда Зои «Kiddy Contest» конкурсында катнаша, анда алман җырчысы Никольның «Engel ohne Flügel» () җырын башкара. Шул ук елда Зои Венадагы Француз лицеена () укырга керә, анда ул 9 ел укый.
2015 елда Зои Österreichischer Rundfunk телерадиокомпаниясе игълан иткән «Vorstadtweiber» сериалында төшкән. Шулай ук 2015 елда Зои Австриянең 2015 елгы Евровидение җыр бәйгесенә милли сайлап алуда «Quel filou» җыры белән катнаша, ул аны әтисе белән бергә яза. Өченче урынны алган. 2015 елның октябрендә Зои «Debut» дип аталган дебют альбомын тәкъдим итә . Альбом тулысынча Француз телендәге җырлардан тора, җырларның авторы — кызның әтисе.
2016 елның февралендә Зои Австриядә 2016 елгы Евровидение җыр бәйгесе өчен милли сайлап алуда җиңә һәм конкурста «Loin d’ici» () җыры белән ил исеменнән чыгыш ясый. 151 балл җыеп, шуларның 31е профессиональ жюри тарафыннан һәм 120 телевизор караучылардан, 13 нче урынны ала.
Дискография
Альбомнар
Debut (2015 елның 23 октябре)
Премияләр һәм номинацияләр ЕлПремияТөркемЭшНәтиҗә2016Amadeus Austrian Music AwardЕл актрисасы—НоминацияЕл җыры«Mon cœur a trop aimé»Номинация
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Сопранолар Төркем:Венада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1996 елда туганнар Төркем:1 декабрь көнне туганнар Төркем:Eurovision җыр конкурсында катнашучылар