Асаф Әсгать улы Вәлиев — популяр эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты.

Актаныш районы Адай мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педучилищысында белем ала. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1980), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (1986) тәмамлый (остазлары И.Ишбуләков, Э.Трескин, С.Җиһанова). Консерваториядә укыганда Виктор Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр киночелтәре джаз оркестрында солист булып эшли. Укуын тәмамлагач 1986 елда Асафны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә чакыралар. 1989 елда «Татар җыры» халыкара фестиваль-конкурсында лауреат исеменә лаек була (1 нче премия). 1993 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1994 елдан «Асаф» җыр театрының сәнгать җитәкчесе һәм солисты (Казан). Россия, Финляндия, Төркия, Украина, Узбәкстан, һ.б. илләрдә гастрольләрдә була. 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар