Күкканат (бараба, күкшә, урман саесканы, имән каргасы, ) — карга кошлар семьялыгыннан күкканатлар ыругына керүче кош.
Ареал һәм яшәү рәвеше Ауразиянең урман зонасында таралган. Ояларын агачта коралар. Кышка имән чикләвекләре җыеп калдыра.
Кыяфәте Канатлары көзгесыман зәңгәрсу каурыйлар белән капланган. Гәүдә төсе җирәнсу коңгырт, канатлар, койрык, кайбер төрчәләрдә башының өсте дә — кара, койрык өсте ак, иңбаш каурыйлары күк төсендәге тар кара буйлар белән. Себер күкканатларында башы җирән, ә Аурупадагында — аксыл буй көрән таплары белән. Күкшәдән ак койрык өсте һәм кара койрык белән аерыла. Җиткән кошларның буе 15 см, гәүдә озынлыгы (койрык белән) 25–40 см, авырлыгы 150–200 г.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Күкканатлар