Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков (1908 елның 17 августы, Яңа Урагар, Әлки районы, Татарстан, Россия — 1958 елның 5 июле, Пермь, РСФСР, ССРБ) — Совет Гаскәре полковнигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945).

Тормыш юлы Зиннәтулла Исхаков 1908 елның 4 (яңа стиль буенча — 17) августында Яңа Урагар авылында (хәзер — Татарстанның Әлки районы) туа. Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әстерхан районы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елда Исхаков Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә чакырыла. Политсостав курсларын һәм хәрби-сәяси училищены тәмамлыйЗиннәтулла Исхаков «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елда Исхаков Политсоставның югары курсларын, 1943 елда «Выстрел» курсын тәмамлый. 1944 елның августына гвардия подполковнигы Зиннәтулла Исхаков 2 нче Украин фронтының 53 нче армиясенең 1 нче гвардия һава-десант дивизиясенең 13 нче гвардия һава-десант полкы белән җитәкчелек итә.

1944 елның 20 августыннан башлап, Исхаков полкы Румыния территориясендә дошманга зур югалтулар китереп, хәрби хәрәкәтләрне уңышлы алып бара. 1944 елның 24-25 октябрендә полк бүлекчәләре Тису елгасы аша Маҗарстанның Сольнок шәһәреннән төньякка уңышлы чыгалар һәм плацдармны алалар. Плацдармны биш көн тоталар, көн саен 6-7 дошман атакасын кичектереп торалар. 1944 елның 6 ноябрендә полк икенче тапкыр Тисуны Тисафюредтан көнбатышка таба кичә һәм ике атнадан соң Карпат тауларына чыга.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән подполковник Зиннәтулла Исхаков Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

Сугыштан соң Исхаков Совет Гаскәрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1950 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. Пермьдә яшәгән, Пермь хәрби авиация училищесын җитәкләгән. 1958 елның 5 июлендә вафат була. Пермьнең Егошиха зиратында җирләнгән.

Бүләкләр

Советлар Берлеге Каһарманы: «Алтын Йолдыз» медале Ленин ордены ике Кызыл Байрак ордены; Кызыл Йолдыз ордены; III дәрәҗә Суворов ордены; Александр Невский ордены.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Александр Невский ордены (ССРБ) кавалерлары