Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова (1953 елның 28 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Ибрай) ― югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогика ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, «Россиянең иң яхшы педагогы» күкрәк билгесе иясе (2018 ел).

Тормыш юлы 1953 елның 28 ноябрендәПоздравляем Сахабутдинову Розу Гумеровну с днем рождения! Сельская новь ВКонтакте, 27.11.2019 Татарстан АССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Әтисе — урманчы булып эшләгән Гомәр Аксубай районы Яңа Ибрай (Чәтрән) авылыннан, әнисе — Майзәмзәм чыгышы белән Чирмешән районыннан. Сеңлесе Флера. Розага 2,5 яшь булганда әтисе кинәт вафат булган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган Розага киләчәккә һөнәр сайлауда беренче укытучысы Харис Заһидуллин үрнәк була. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына имтиханнар тапшыра. Әмма әнисе һәм сеңлесенә ярдәм итү өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм туган ягына эшкә кайта.И педагог, и поэт. Сельская новь, 2.12.2013

Розаның сыйныф җитәкчесе булган Яңа Ибрай урта мәктәбенең химия укытучысы Асия Әсәдуллина аны Яңа Чишмә районы Акбүре (Тат. Волчья) авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп тәкъдим итә. Ике ел дәвамында ул җиде километр араны үтеп, эшкә йөри. Авылдашы Шамилгә кияүгә чыккач кына, Яңа Ибрай урта мәктәбендә татар теле һәм хезмәт фәннәреннән укыта башлый. Ун ел авылдашларының балаларын укыта. Аннары ире Шамилне парторг итеп Такталы авылына күчергәч, ике кечкенә улы үскән гаилә әлеге авылга күченә. Ике елдан соң ире район эчке эшләр бүлеге башлыгының сәяси эшләр буенча урынбасары итеп район үзәгенә күчерелгәч, Аксубай районы мәгариф бүлегендә фәннәр буенча методист, телләр турында дәүләт программасы кабул ителгәч, мәгариф бүлеге башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары вазифасында хезмәт итә. 1999 елның декабрь аенда мәгариф бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

2000―2010 елларда ― Аксубай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе. 36 балалар бакчасындагы 1431 сабый өчен, 60 мәктәптәге 6024 бала, шушы өлкәдә эшләүче меңнән артык педагог өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Әлеге вазифада эшләү дәверендә Роза Гомәр кызы аеруча район белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур әһәмият бирә: Сөнчәле урта мәктәбе, Аксубай эшчеләр бистәсендәге 3 нче урта мәктәп (мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашаГыйлемле төбәк кызына бүген 50 яшь! «Мәгърифәт» газетасы, 29.11.2003), Яңа Үзи мәктәп — балалар бакчасы комплексы файдалануга тапшырыла. Иске Мукшы лицее (башлангыч класслар өчен бина), Кече Акташ, Яңа Баланды, Ямбай (Индустриальный) башлангыч мәктәпләре яңа бинада укучылар кабул итә. Рус Кармәте, Янурыс (Чувеноскино), Беловка балалар бакчалары өчен биналар сафка баскан.И педагог, и поэт. Сельская новь, 2.12.2013

2011―2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Фондының әйдәүче референты булып эшләгән.

Лаеклы ялга чыккач, Роза Гомәр кызы Казанга күчеп килә һәм ике ел Республика мәгълүмат-методика үзәгендә баш белгеч һәм бүлек начальнигы булып эшли.

2012―2022 елларда ― Аксубай универсаль технологияләр техникумында югары категорияле методист һәм татар теле укытучысы.Сахабутдинова Роза Гумеровна. ГАПОУ «Аксубаевский техникум универсальных технологий»

Роза Гомәр кызы табигать, гаилә, якыннар, мәхәббәт турында шигырьләр дә яза.

Җәмәгать эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре В. Н. Липужинаның ХХ чакырылыш Аксубай эшчеләр бистәсе поселок советы депутаты Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Аксубайдагы бүлекчәсе җитәкчесе Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаеның өч чакырылыш делегаты һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» 1994 ― «Халык мәгарифе отличнигы» «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы) Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты 2018 – «Россиянең иң яхшы педагогы» күкрәк билгесеСахабутдинова Роза Гумеровна. ЛучшиеӘдәбият педагоги России 2018 – «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының VI республика конкурсы («» номинациясендә) Грант җиңүчесе 2019 – «Һөнәри белем бирү оешмасы методик хезмәтенең иң яхшы җитәкчесе» ) Гранты җиңүчесе Республика күләмендә техникумнарның татар теле укытучылары арасында эссе конкурсы – икенче урын 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2021 ― «Офицер хатыны» медале () (ЮХИДИ ветераннары Советы) 2022 ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты ― мәгариф системасында 50 ел хезмәте өчен

Гаиләсе Ире Шамил Имаметдин улы, МВД ветераны,Зинаида Леонтьева. Новый импульс в жизни дает общение с людьми. Сельская новь, 31.12.2021 өч баласы, оныклары. Фотогалерея

Искәрмәләр

Әдәбият Сахабутдинова Роза Гумеровна / Лучшие люди регионов России. ― 2009, 1 декабря, № 3, стр.73 . Сылтамалар

И педагог, и поэт. Сельская новь, 2.12.2013 Людмила Жаренова. Знаменательный юбилей отметила на днях ветеран педагогики из Аксубаева Роза Сахабутдинова. Портал муниципальных образований РТ Сахабутдинова Роза Гумеровна. Образовательная социальная сеть

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Татар теле укытучылары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр