Дамир Ишкинеев, Дамир Азат улы Ишкинеев (1967 елның 11 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Норлат) ― хуҗалык һәм нефть сәнәгате эшлеклесе, идарәче, 2023 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының Норлат муниципаль районы башлыгы. 2005―2023 елларда «МАКойл» кече ширкәте җитәкчесе, Нурлат районы башлыгы итеп Дамир Ишкинеев сайланды. Татар-информ, 1.06.2023 техник фәннәр кандидаты (2016).

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 11 февралендә Норлат шәһәрендә педагог Мәдинә һәм төзүче Азат Ишкинеевлар гаиләсендә туган. Өлкән Ишкинеев ― Татарстанның атказанган төзүчесе, исеме Норлат шәһәренең бер урамына бирелгән. Душа человека – в его делах. YouTube, 11.02.2017

Урта мәктәпне, «очу аппаратлары двигательләре инженеры» белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлаган. Алган белгечлеге буенча эшләргә туры килми. Армиядә хезмәт иткәннән соң, туган шәһәренә кайта, анда аның нефтьче карьерасы башлана.

1992 елда нефть һәм газ чыгару тармагында хезмәт эшчәнлеген башлый. УТТда эксплуатация бүлеге начальнигы вазифасында эшли, аннары «Норлатнефть» НГДУга күчә. Бу елларда Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлый, 1999―2005 елларда «Татнефтеотдача» ААҖ нефтепромыселын җитәкли.

2005 елда «МАКойл» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (башкаручы директоры) итеп билгеләнә. Ишкинеев Дамир Азатович / О «Макойле». Организация АО «МАКОЙЛ» Компания аның нигезләүчесе – атказанган нефтьче Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов (1930―2004) хөрмәтенә аталган. Ул 1980-елларда «Татнефть»не җитәкләгән, 1990 елда СССР нефть сәнәгате министры урынбасары итеп билгеләнә. Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә әлеге компания Татарстанда һәм Иркутск өлкәсендә нефть табу һәм чыгару белән, Депутаты рассмотрят отставку главы Нурлатского района Татарстана. vybor-naroda.org, 1.06.2023 Норлат районының Курмыш ятмасында авыр чыгарыла торган, чыгару белән шөгыльләнә. Татарстанская «МАКойл» сменила владельца — с сейшельского на лихтенштейнского. Реальное время, 26.09.2018 Компания белән идарә итә башлаганда, 21 скважина консервациядә була. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә беренче елда ук аларның яртысы файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, бер ел эчендә предприятие чыгарган нефть күләме өч тапкыр арта. Хәзерге вакытта нефть чыгару буенча планнар арттырып үтәлә. Айгуль Яруллина. «МАКойл»: нефть и газ. Известия Татарстана, 23.12.2016

2016 елда Уфада «Обоснование и совершенствование комплекса технологий добычи, сбора и подготовки высоковязкой нефти мелких месторождений» темасына техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе техник фәннәр докторы, доцент Шамил Хәниф улы Солтанов). Диссертация на соискание ученой степени кандидата технических наук. ГАНУ «Институт нефтегазовых технологий и новых материалов»

2023 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы Советының чираттан тыш XXVIII сессиясендә Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы, Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре Советы рәисе итеп сайлана (Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнгән Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин урынына). В Нурлатском муниципальном районе избрали нового главу. Нурлатский муниципальный район, 1.06.2023

Иҗтимагый эшчәнлеге Дамир Азат улы Ишкинеев өч чакырылыш (2010 елдан) Норлат район Советы депутаты итеп сайлана, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссия җитәкчесе була. Дамир Ишкинеев избран главой Нурлатского района. Ассоциация Cовет МО РТ, 1.06.2023 «Татарстан - Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Эстафета по новому асфальту. YouTube, 10.08.2015

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале – республиканың нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Признание заслуг: Дамир Ишкинеев награжден медалью «За доблестный труд». Нурлатский муниципальный район, 12.04.2022

Гаилә хәле Өйләнгән, ике баласы (улы, кызы) бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Новый глава Нурлата: коренной местный, сын строителя, депутат и нефтяник. Татар-информ, 2.05.2023 Затлы нәселнең лаеклы дәвамчысы. YouTube, 10.02.2017

Моны да карагыз

Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Татарстанның муниципаль районнары башлыклары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр