Владимир Горшков, Владимир Николай улы Горшков (; 1949 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев ― 2012 елның 12 августы, РФ, ТР, Казан) ― балет артисты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, язучы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультеты деканы һәм кафедра мөдире (2006―2012), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 26 сентябрендә Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә туган. Гаилә Новокуйбышевскида яшәгәндә, шәһәр Мәдәният йортында Самар П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» балетын алып килеп күрсәтә, театрның матурлыгы һәм классик балет биюләре белән соклану үсмер күңелендә балетка гомерлек мәхәббәт уята. Шәһәрдә студиягә йөргән усмер Минскида урнашкан (1995 елдан Беларусия дәүләт хореография гимназия-көллияте) тәмамлый һәм Фрунзе шәһәренең эшли башлый. Театрда эшләү белән бервакытта А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. 1975 елда беренче тапкыр Казанга килә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына кушыла, балет спектакльләрендә катнаша («Сестра Керри», «Шүрәле» һ. б.). 1980 елдан, дипломлы театр белгече буларак, Казан дәүләт мәдәният институтында укыта башлый. 1984 елда балет артисты карьерасын тәмамлап, КДМИда педагоглык белән генә шөгыльләнә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында: 2000 елдан хореография кафедрасы мөдире, 2006 елдан хореография факультеты деканы. Институтта 32 ел эшләү дәверендә аның йөзләгән укучысы профессиональ җыр һәм бию ансамбльләрен тулыландыра, балалар һәм өлкәннәр иҗади коллективлары җитәкчеләре була, дистәләгән шәкерте Россия, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия, Башкортстанның мактаулы исемнәренә ия, ил хореография сәнгате һәм мәгарифенең чит илләрдәге лаеклы вәкиле булып тора.
Югары Ослан районы Куралово авылы Кече сәнгать мәктәбенең хореография студиясе белән җитәкчелек иткән. Фестиваль в Куралове. «Республика Татарстан»
В. Н. Горшков ― хореография сәнгате мәсьәләләре буенча фәнни һәм публицистик хезмәтләр, шул исәптән «Рудольф Нуриев: язмыш һәм бию» (), «Балетмейстер Гай Таһиров» (), «Нинель Юлтыева: бер гомердә йөз гомер» () китаплары, «Татар балеты солистлары» (, 2000) очерклар җыентыгы авторы.
2012 елның 12 августында вафат.Скончался Горшков Владимир Николаевич – декан кафедры хореографии КГУКИ. Театр Салават күпере ВКонтакте, 12.08.2012
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 2011 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре ― мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өченГоршков Владимир Николаевич. Награды России, 2011-02-02 Хәтер В. Н. Горшковның исеме «Татарстан сәнгатенең күренекле эшлеклеләре» () энциклопедиясенә кертелгән.
Искәрмәләр
Әдәбият Марина Горшкова. Историк танца. «Казань», 2023, май, С.84-87. Сылтамалар
Не стало замечательного балетного критика Казани. Татарский театр оперы и балета имени Джалиля ВКонтакте, 12.08.2012
Моны да карагыз
Төркем:Балет артистлары Төркем:Беларусия дәүләт хореография гимназия-көллиятен тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры