Яңа Минзәләбаш мәчете, рәсми исеме Гыйният мәчете ― Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр бистәсе шәһәр җирлеге составындагы Яңа Минзәләбаш авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ММРО-Приход мечети д.Новый Мензелябаш Мухтасибата Сармановского района ДУМ РТ Мәчет Яңа Минзәләбаш авылына нигез салган Гыйният карт исеме белән аталган.
Тарих 1923 елда Чаллы кантоны Карамалы волосте Иске Минзәләбаш авылының Иске Минзәләбаш авыл җирлеге. Җирлек турында. Сарман муниципаль районы Гыйният исемле кешесе Минзәлә елгасы башланган урында Родник «Кызыл Бакча», исток реки Мензеля у деревни Кызыл Бакча Сармановский район Республика Татарстан урнашкан Яңа Минзәләбаш авылы буласы урынга беренче казык кага, 1924 елда күченеп килә. История деревни Новый Мензелябаш. Татары без границ
2008 елда Гыйният картның оныгы Әнәс авылның Яңа Минзәләбаш урамы башында торган иске йортын (буш торган ихатасы белән) мәчет итеп файдалану өчен мөселман җәмгыятенә бирә. Татнефть АҖ ярдәме һәм халыкның тырышлыгы белән йорт мәчет итеп үзгәртелеп, ярты елдан ишекләрен ача, 2009―2020 елларда халыкка иман нурын чәчә.
2020 елда мөселманнар иске мәчет янәшәсенә зуррак мәчет салу кирәклеге турында фикергә киләләр. 2021 елның май аенда яңа мәчет ачыла. Әлеге мәчет шушы авыл кешеләреннән җыелган иганә акчасы, шулай ук чит дин тотучыларның матди ярдәмендә төзелә. Себердә эшләүче авылдашлары мәчет төзелешенә шактый өлеш кертә.
Яңа мәчет бер катлы, манарасы бинаның түбәсендә керү юлы өстендә күтәрелгән, бина һәм манара ачык төстәге сайдинг белән тышланган, бина газ белән җылытыла, тәһарәт бүлмәсе бина эчендә. Мәчеткә арткы яктан ялгап, ифтар ашлары үткәрү өчен залы булган янкорма төзелеп бетеп килә. Сарман районы Җәлил бистәсенә терәлеп торган (аралары 3 км) Деревня Новый Мензелябаш. komandirovka.ru авылның мәчетенә җомга намазларына унлап кеше йөри.
2021 елдан яңа мәчет имамы – Хәмзә улы Рәмзә хәзрәт Нигъмәтуллин. Нужна помощь в строительстве мечети. Сармановский муниципальный район, 24.07.2015
Яңа Минзәләбаш авылында бүгенге көндә дә манаралы ике мәчет янәшә басып тора. Әмма йорт хуҗасы вафат булган, иске мәчет бинасы сүтелеп, урынында яңа йорт салырга җыеналар. Моны да карагыз Иске Минзәләбаш мәчете Искәрмәләр
Әдәбият Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. Казан, 2020. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 97нче бит.
Сылтамалар Новый Мензелябаш / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, С. 406. ISBN 0-9530650-3-0
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2021 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре Төркем:Морад Рәмзи