Владимир Матюшин, Владимир Алексей улы Матюшин (1945 елның 9 июне, ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Алатыр) — ССРБ һәм Россия инженеры, техник фәннәр кандидаты (1975). Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2001).
Тәрҗемәи хәле Алатыр тимер юл техникумын (1963), (1969), шунда ук аспирантураны (1974) тәмамлаган.
1975 елның февраленнән Мәскәү метрополитенында — электродепосында эшләгән.
1977 елда Метро вагонының ышанычлылыгы һәм диагностикасы үзәк лабораториясен оештырган һәм җитәкләгән.
1984 елда Бөтенсоюз тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институтына чакырылган, анда «Метрополитеннар вагоны» лабораториясе мөдире булган. 1987 елдан ул үзе оештырган «Федераль тимер юл транспортында сертификация регистры» белән җитәкчелек итә.
1997 елда 21,5 метр озынлыктагы яңа база вагоны белән 62-233 моделендәге шәһәр яны электропоездын булдыруда һәм җитештерүне үзләштерүдә катнашканы өчен Россия хөкүмәте премиясен алган.
2012 елда «стальләр эшләү, җитештерү технологияләре, инновацион проектлар комплексын кертү һәм яңа буын вагоннары өчен югары эксплуатация ныклыгындагы тимер юл тәгәрмәчләрен күпләп җитештерүне үзләштерү» проектында катнашканы өчен Россия Хөкүмәте премиясен ала.
Гаиләсе Абыйсы — Г. А. Матюшин — лауреаты (1989), Алатыр шәһәренең мактаулы гражданины (2011).
Бүләкләре
(2007) Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясеru|Премия Правительства Российской Федерации в области науки и техники}} лауреаты (ике тапкыр: 1997, 2012) Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2001)
«Икътисади үсеш лидеры» билгесе
Искәрмәләр
Сылтамалар
ЧЭ Вице-президенту НП «ОПЖТ» В.А.Матюшину 75 лет! // opzt.ru Справка
Төркем:Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәрләре Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Мактулы тимер юлчылар