Фәрһад Бәхтияри (Фәрһад Фәрит улы Бәхтияри, ; 15.10.1997; Казан, Татарстан) — композитор, музыка белгече, пианист, хор җырчысы,Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Бахтияри Фархад Фаритович. Россия Композиторлар берлеге әгъзасы (2023),Заседание Совета Союза композиторов России. журналист,Журнал Музыкальная жизнь. Фархад Бахтияри. татар телле Викимедиа проектлары катнашучысы, Татар Википедиясе кулланучысы һәм экс-идарәчесе. Сәнгать фәннәре кандидаты (2026).
Тәрҗемәи хәле Фәрһад Бәхтияри 1997 елда Казанда татар гаиләсендә туган. Балачактан ук татар музыкасын бик яратып тыңлый. Беренче әсәрләренең берсе булып Рина Зарипова текстына язылган «Болында» (2006) җыры тора. «Фортепиано» һәм «хор» белгечлекләре буенча Казанда музыка мәктәбен тәмамлый.
2013 елда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «музыка теориясе» бүлегенә укырга керә. Көллияттә укыган елларында композиция дәресләрен Эльмир Низамовтан ала, композитор Светлана Зорюкова белән даими киңәшләшә. Н. В. Корчагина классында язылган диплом эшендә Е. И. Подгайцның хор әсәрләрен өйрәнә, аерым алганда, «Күрәзәче рух» (Вещая душа) концертын өйрәнә, бу шул чор әсәрләренә тәэсир итә: 2015—2016 елларда 5 a capella хорлары языла.
2016 елда Казан музыка көллиятен кызыл дипломга тәмамлый һәм Мәскәү консерваториясенең тарих-теория факультетына укырга керә. Төрле елларда С. В. Голубков, В. Г. Тарнопольский, Ю. С. Каспаров һәм О. Е. Бочихина сыйныфларында композиция өйрәнә. 2022 елда Мәскәү консерваториясенең фәнни-композиторлык факультетын М. И. Каратыгина классы буенча тәмамлый.
2017—2018 елларда РФ инженер гаскәрләренең Хәрби хорында хезмәт үтә, ул хәрби-патриотик композицияләрне генә түгел, ә П. Г. Чесноков, С. В. Рахманинов, А. Д. Кастальский, Д. С. Бортнянский, А. И. Киселев, Ф. Лист һ. б. композиторларның музыка әсәрләрен дә башкара. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, дөнья музыкаль мәдәниятләре белән мавыга. Шулай итеп, фарсы, монгол музыкаль традицияләре йогынтысы астында язылган әсәрләр барлыкка килә, мәсәлән, Ğibadätxanädä, Ozın һәм башкалар.
2022 елда Мәскәү консерваториясе аспирантурасына М. И. Каратыгина һәм Ю. С. Каспаров сыйныфларына укырга керә һәм 2025 елда аны тәмамлый. Иҗади һәм фәнни кызыксынулар үзәгендә татарларның һәм башкортларның вокаль һәм вокаль-инструменталь традицияләре һәм аларны заманча музыка шартларында тормышка ашыру тора.
2026 елның 18 июнендә Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Хәзерге социомәдәни ситуациядә татар һәм башкортларның вокаль һәм вокаль-инструменталь традицияләре» () темасына сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе: Каратыгина Маргарита Ивановна, сәнгать фәннәре кандидаты) Диссертация на соискание ученой степени кандидата искусствоведения, соискатель — Бахтияри Ф.Ф. Московская консерватория, 18.06.2026Зилә Мөбәрәкшина. Композитор Фәрһад Бәхтияри Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. Татар-информ, 19.06.2026.
Иҗаты Композитор төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның традицион кораллары, академик ансамбльләр өчен композицияләр язган. Композицияләрнең күбесендә татар, Алтай һәм төрки телдәге башка атамалар кулланыла. Еш кына автор җәлеп иткән кораллар арасында думбыра, кубыз, курай, кылкубыз бар, һәм тамак белән җырлау да өстәлә. Авторның "Россия" Россия халык ансамбле, К. Тинчурин театры оркестры, Мәскәү заманча музыка ансамбле, Электроакустик музыка үзәге ансамбле өчен берничә композициясе заманча алымнар кулланып язылган, башкалары - "Дуслык" вокаль ансамбле, "Песерей" һәм "Кадим Әлмәт" өчен язылганнары гади алымнар ярдәмендә иҗат ителгән.
Фәрһад Бәхтияри музыкасы берничә тапкыр Мәскәү филармониясендә, Мәскәү консерваториясе залларында Санкт-Петербург капелласында , Алтай Республикасының Милли театры сәхнәсендә , Мәскәү Космонавтика музее һәм Мәскәү, Казан, Әлмәт, Екатеринбур, Таулы Алтай, Архыз, Черкесск, Судак, Түбән Новгород, Хабаровск һәм башка шәһәрләрнең залларында яңгыраган.
2023 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында Фәрхәд Бәхтияри музыкасына «Идегәй» спектакле, 2025 елда Әлмәттә «Каф" спектакле премьерасы уза.
Фәрһад Бәхтияри музыкасы Орфей радиосы һәм Татарстан радиосы эфирында берничә тапкыр яңгырады.
Аның әсәрләре "Биш кич", "XXI сәнгать" (Мәскәү), "Караш" (Әлмәт), "Тавыш өстендә" (Черкесск), "София тавыш йорты" (Казан) һәм башка фестивальләрдә башкарыла .
2026 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның 140-еллыгы уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Фәрһад Бәхтияринең «Шүрәле» медиаоперасы беренче тапкыр күрсәтелә Рузилә Мөхәммәтова. Шүрәлизация: медиаопера - «Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу...». Интертат, 30.04.2026.
Гаиләсе Дәү әнисе, Рина Зарипова — «Татарстан яшьләре» газетасының 1973—2002 елларда хатлар бүлеген җитәкләгән журналист, укытучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесенең лауреаты (2001).
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Прикосновение (иҗади проект)
Сылтамалар
Бахтияри Фархад. Искусство бедахэ. Журнал «Музыкальная жизнь».
Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары