Юлия Абдреева, Юлия Иван кызы Абдреева (1974 елның 4 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2009). Тәрҗемәи хәле 1974 елның 4 августында туган.
1 сентябрь 1991 — 22 июнь 1995 — Казан финанс-икътисад институтында уку.
10 июль 1995 — 13 май1997 — Казгорфинуправление бюджет бүлегендә әйдәп баручы белгеч.
14 май 1997 — 24 июнь 2001 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнарының финанслау бүлеге баш икътисадчысы.
25 июнь 2001 — 2 декабрь 2001 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнарының финанслау бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы.
3 декабрь 2001 — 30 ноябрь 2003 — бюджет бүлеге җитәкчесе урынбасары.
1 декабрь 2003 — 31 май 2006 — сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм хокук саклау финанслау бүлеге җитәкчесе.
1 июнь 2006 — 21 гыйнвар 2007 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнары финанслау бүлеге җитәкчесе.
22 гыйнвар 2007 — 3 май 2009 — социаль өлкәдә һәм фәндә бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.
4 май 2009 — 8 ноябрь 2011 — бюджет өлкәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.
9 ноябрь 2011 — 27 июнь 2012 — социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.
2012 елның июненнән — Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары.
2014 елның 30 декабреннән — Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары.
Бүләкләре
«Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» (2005) медале, РФ финанс Министрлыгының «Финанс эше отличнигы» (2005) күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 2007 елда ТР Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәт хатлары тапшырылган. 2009 елда «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеме бирелгән.
Гаиләсе Кияүдә, ике кыз тәрбияли.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан дәүләт эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары