Венера Әминева, Венера Рудаль кызы Әминева Венера Рудаль кызы Әминева. Татарская энциклопедия TATARICAВенера Әминева автор яңалыклары. Казан утлары (Венера Рудалевна Аминева; 1966 елның 27 августы) ― филология фәннәре докторы (2011), доцент (2002), Казан федераль университетының И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбе рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (ИМЛИ) Россия һәм БДБ халыклары әдәбияты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Аминева Венера Рудалевна. Институт мировой литературы им. А.М. Горького Российской академии наук (ИМЛИ РАН). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2026).

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 27 августында туган. Аминева Венера Рудалевна. Доктора гуманитарных наук. antat.ru В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университеты) филология факультетын «Филолог. Укытучы» белгечлеге буенча кызыл дипломга (1988), Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлаган.

«Е. Л. Марковның әдәби-тәнкыйди эшчәнлеге» () темасына кандидатлык (1994)Литературно-критическая деятельность Е. Л. Маркова, «Милли әдәбиятлар арасында диалогик мөнәсәбәтләрнең төрләре (XIX гасырның икенче яртысындагы рус язучылары һәм XX гасырның беренче чирегендәге татар прозаиклары әсәрләре материалында)» темасына докторлык (2011, фәнни консультант филология фәннәре докторы профессор Д. Ф. Заһидуллина) Автореферат диссертации диссертацияләрен яклаган.

1995 елдан Казан дәүләт университетында (2009 лдан Казан (Идел буе) федераль университеты) эшли.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Компаративистика: XIX — ХХ гасыр рус һәм татар язучыларының типологик охшашлыклары һәм әдәбиятара диалоглары; рус һәм татар әдәбияты жанрларының чагыштырма поэтикасы; әдәбият тарихы; ХХ—ХХІ гасыр татар лирикасының субъект-образлы структуралары; ХХ—ХХІ гасыр татар шигърияте һәм прозасы жанрлары; рус һәм татар язучыларының әдәбиятара контекстта иҗаты; хәзерге рус телле әдәбият.

Фәнни публикацияләре: 250дән артык басма, шул исәптән 2 авторлык монографиясе, 5 коллектив монография, аның редакторлыгында 2 коллектив хезмәт, 4 коллектив хезмәт. 60тан артык халыкара, бөтенроссия, югары уку йортлары арасында, республика, университет фәнни конференцияләрендә (Мәскәү X Поспеловские чтения состоялись на филологическом факультете МГУ имени М. В. Ломоносова, Санкт-Петербург, Познань (Польша), Варна (Болгария), Эскишехир (Төркия), Екатеринбург, Казан, Киев, Ижевск, Алабуга, Чабаксар, Түбән Новгородта һ. б.) катнашкан. Аминева Венера Рудалевна. Казанский (Приволжский) федеральный университет

Китаплары Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй половины XIX в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) К., 2010. ISBN 978-5-98180-809-8. Сравнительное и сопоставительное литературоведение: Хрестоматия (автордаш). К.: Издательство «ДАС», 2001. Теоретические основы сравнительного и сопоставительного литературоведения. К. 2014. Теория литературы: конспект лекций. К, 2014. Габдулла Тукай и русская литература XIX в.: типологические параллели: монография. К.: ТКН, 2016. ISBN 978-5-03109-7. Габдулла Тукай и русская литература XIX века. Типологические параллели. Литрес Сопоставительное изучение русской и татарской литератур. Казань: , 2017.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендиясе ― рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү буенча 2017 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты ― рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү буенча 2021 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2026 ― Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе ― республикада күренекле фәнни-гамәли эшчәнлеге өчен Указ Главы Республики Татарстан № 403 от 20.05.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Аминева Венера Рудалевна. Институт мировой литературы им. А.М. Горького Российской академии наук (ИМЛИ РАН) Аминева Венера Рудалевна. Общие сведения. Казанский (Приволжский) федеральный университет.

Төркем:Филологлар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре