Зур Нөркәй мәчете () ― Татарстанның Сарман районы административ үзәге Зур Нөркәй авылында Большенуркеевское сельское поселение. О поселении 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих Авылда 1848 елда мәчет эшләвеИстория деревни Большое Нуркеево. Татары без границ, 1859 елда бер мәчет булуы тарихта мәгълүм. 1866 елдан волость үзәге итеп билгеләнгән Зур Нөркәй авылы тора-бара 4 мәхәлләле, 3 мәктәп һәм мәдрәсәле зур авылга әверелгәнСандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1.
Беренче мәчеттә эшләгән билгеле дин әһелләре: Зәйнетдин Монасыйп улы 1823 елдан азанчы, соңрак имам ― Габделсаттар Габдерәшит улы. 1829 елдан ― Хөснетдин Габдерәфыйк улы, имам, мөгаллим. Габделвахит Габделмәннан улы (1830 елда вафат), имам. Фазлыйәхмәт Габделвахит улы, мулла. Исхак Байхуҗа улы, имам.
1878 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре: 1879 елдан ― Зарифулла Сафиулла улы Кушаев, имам-хатыйп, мөдәррис. 1914 елдан ― Нәгыймулла Габдулла улы, имам.
1885 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре: Мөхәммәтҗан Кадермөхәммәт улы (1836–1910), имам, мөгаллим, 1900 елдан ахун. 1896 елдан ― Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы), имам-хатыйп, мөгаллим. 1893 елдан ― Габдуллаҗан Мөхәммәтҗан улы (1867 елгы), азанчы, мөгаллим.
1885 елда авылда тагын бер мәчет төзелгән. Билгеле дин әһелләре: 1887 елдан азанчы – Мөхәммәделхафиз Гөзәир улы Кудашев (1845 елгы). 1891 елдан ― Салих Гатаулла улы Таишев (?–1938), имам-хатыйп, мөгаллим. 1910 елдан ― Габделшакир Габделхәлим улы, имам.
1899 елда Уфа губерна идарәсе авылда дүртенче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Билгеле дин әһелләре: 1902 елдан азанчы – Мөхәммәтсалих Мөхәммәтзариф улы. 1910 елдан ― Таҗимөхәммәт Шәмсимөхәммәт улы, имам-хатыйп, мөгаллимД. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 27-28, 93нче бит.
1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегенә Нөркәй мәдрәсәсе дә кергәнКильдибяков Г.Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде Уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С. 2 – 7. Ул чордагы иң зур мәдрәсәләр Яхшыбай, Шыгай, Зур Нөркәй авылларында булган. Нөркәй авылы мәдрәсәендә 9 яшьтән 28 яшькәчә 106 шәкерт белем алган. Аларга дини белемне имам-хатыйп Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы) биргән.
Сәяси репрессия елларында хөкем ителгән дин әһелләре: Мулла Таҗимөхәммәт Зәйсанов белән азанчы Габдуллаҗан Мөхәммәтҗанов 1930 елда кулга алынган. Таҗимөхәммәт мулла 5 елга хөкем ителгән. Габдуллаҗан азанчы башта 3 елга, 1937 елда яңадан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Авыл мулласы Салих Гатаулла Таишевның 1929 елда мөлкәте тартып алына. 1938 елда Минзәлә шәһәре төрмәсендә атып үтерелә.
Яңа бина 1998 елда ачылган яңа мәчеткә «Рамазан» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кергән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра. Манарасы бина түбәсендә булган мәчет. Дин әһелләре: 1998–2014 елларда – Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин, имам. 2014 елдан – Котдус хәзрәт Сабитов, имам.
1970-елларда Зур Нөркәйгә кушылып, бер авыл тәшкил иткән Кече Нөркәй авылындаКече Нөркәй (Малое Нуркеево) — Милләттәшләр ( ур., 34) XXI гасыр башында «Ихлас» мәчетенә нигез салынган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 71, 84, 92нче бит.
Сылтамалар Зур Нөркәй(Большое Нуркеево). Институт Татарской Энциклопедии Нөркәй авылы тарихы. Сарман ягы - нурлы як
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1998 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.