Сабина Мостаева (, , 2000 елның 16 июнендә, Ташкәнт, Үзбәкстан) — Россия һәм Үзбәкстан җырчысы.
Биография Сабина 2000 елның 16 июнендә Ташкентта туган. Сабина сеңелләре Амина һәм Ясмина белән, әнисе Виктория һәм әтисе, Үзбәкстан гимнастикасы федерациясенең беренче вице-президенты Руслан Мостаев гаиләсендә үскән. Сабина 11 яшендә музыка белән шөгыльләнә башлый. 2011 елда Сабина Ташкентта узган «Талантлы балалар» җыр конкурсының Гран-присын яулый. 2012 елда Сабина «Йолдызлы Кырым» фестивалендә чыгыш ясый.
Бер елдан соң Мостаева «Балаларның яңа дулкыны» Польша конкурсында катнашып, өченче урын ала. Сабина Мостаева 2015 елның 13 февралендә башланган «Голос. Дети» телевизион проектының икенче сезонына кушыла, анда Дима Билан, Пелагея һәм музыка продюсеры Максим Фадеев судья булалар. Сабина Ольга Кормухинаның «Путь» («Юл») җырын башкара. Квалификация турыннан соң ярышлар башлана, җиңү яулана, ләкин соңыннан Сабина Ташкентка күченә .
Дискография 2020 — «Исчезай» 2021 — «And When I’m Gone» 2021 — «Stop» 2022 — «PLAY» (ft. Ato Woody) 2022 — «PLAY (BLOODLIKE Remix)» 2022 — «Без тебя» 2022 — «Toxic» (ft. Ato Woody) 2023 — «POISON» 2023 — «Lights go out»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Инстаграм бите Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2000 елда туганнар Төркем:16 июнь көнне туганнар