Адам Кадыйров, Адам Рамзан улы Кадыйров (Ада́м Рамза́нович Кады́ров, 2007 елның 24 ноябре, РФ, Чечня) ― Чечня Республикасы Башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе (2023 елдан)Чечняда Кадыйров улының нинди вазифага билгеләнүе турында әйттеләр. Татар-информ, 5.11.2023. Чечня Иминлек Советы Секретаре (2025 елның 21 апреленнән). Ике тапкыр (2023, 2026). Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның улы.
Тәрҗемәи хәле 2007 елның 24 ноябрендә Рамзан Әхмәт улы һәм Кадыйровлар гаиләсендә өченче ул (2005 елгы Әхмәт, 2006 елгы Зелимханнан соң) һәм җиденче бала булып туган. Әтисе Рамзан Кадыйров ул вакытта инде Чечня Президенты (2011 елдан Чечня Башлыгы) вазифасында эшли. 2013 елда алты яшьлек Адам Россиядә иң яшь Коръәнхафиз (Коръәнне яттан өйрәнгән кеше) булганЛучший стрелок и Корана знаток: за что 15-летнему сыну Кадырова дали звание Героя Чечни. Балачактан ук спортның катнаш көрәш төре () һәм бокс белән шөгыльләнә, бик яшьли MMA халыкара турнирында дебют ясый, аның катнашындагы көрәшләр Чечня телевидениесендә трансляцияләнә. Берничә көрәшче (алар арасында ) бу практиканы тәнкыйтьләп чыга, чөнки турнир кагыйдәләре 14 яшьлек көрәшчеләр өчен яшь планкасын күздә тота.
2019 елда 11 яшьлек Адам Кадыйров Төркиянең «Терелгән Эртогрул» телесериалында эпизодик рольдә уйный.
Никита Журавельне кыйнау 2023 елның авгут ае уртасында 15 яшьлек Адам Кадыйров Волгоградтан Грозныйга тикшерү изоляторына (СИЗО) күчерелгән, 4 майда Коръәнне яндыруда шикләнелүче Никита Журавельне кыйный (яңагына берничә мәртәбә кулы белән суга һәм тезе белән бәрә «Закон военного времени: почему действия Адама Кадырова – это урок для всех предателей Родины». Патриоты России); кыйнау видеосын сентябрь ахырында әтисе Рамзан Кадыйров бөтен халыкка күрсәтә. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыккан, улын «барлык мөселманнарның герое» дип атаган һәм 2023 елның 6 октябрендә улына «Чечня герое» исемен биргәнСыну Кадырова Адаму присвоили звание героя Чеченской Республики.
Шул вакыйгадан соң Рамзан Кадыйров Мәскәүгә барып, Владимир Путин белән очраша һәм ил башкаласында (Көньяк Бутово районында) әтисе ― Чечняның беренче Президенты, РФ Каһарманы Әхмәт Кадыйров исемендәге мәчет төзергә фатыйха алып кайта Глава Чечни договорился с Путиным о строительстве мечети в Москве – на улице Кадырова. Бизнес-Онлайн, 28.09.2023.
Чечнядагы шушы хәлләргә карата Татарстан Дәүләт Советының 19 октябрьдә узган утырышында Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйткәчВ Госсовете РТ возмутились награждением сына главы Чечни. YouTube, 0:57, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов моны «Депутат Азат Хамаевның сүзләре аның шәхси фикере генә һәм республика мөселманнары позициясенә бернинди дә катнашы юк»,― дип тамгалый. Депутат Хамаев чыгышы өчен гафу үтенә һәм, ул гафу үтенгәннән соң, Татарстан Дәүләт Советы үзенең социаль челтәрләреннән депутат Азат Хамаевның Кадыйровны тәнкыйтьләгән чыгышлы утырыш язмасын алып ташлаган Вероника Ваганова, Нурия Фатхуллина, Алина Блинова. Победил «Дуслык»: как Минниханов и Кадыров разрешили «казус Хамаева». Бизнес-Онлайн, 25.10.2023.
Вазифага билгеләнү 2023 елның ноябреннән ― Чечня Республикасы Башлыгының (әтисе Рамзан Кадыйровның) иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Семен Сонный. «Абсолютно закономерно». Адам Кадыров возглавил службу безопасности отца. Газета.Ru, 5.11.2023. 2023 елның 29 ноябрендә РФ Саклану министрлыгының Шәех Мансур исемендәге батальоны кураторы итеп билгеләнгәнАдама Кадырова назначили куратором батальона имени шейха Мансура. ТАСС, 29.11.2023 Telegram: Contact @adelimkhanov_95 (Адам Делимханов). 2024 елның апрелендә Гудерместа урнашкан Владимир Путин исемендәге Россия спецназ университеты (РУС) кураторы итеп билгеләнгәнСын Кадырова Адам назначен куратором университета спецназа в Чечне. Ведомости, 29.04.2024. Чечня Иминлек Советы Секретаре (2025 елның 21 апреленнән).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― 2023 ― Дуслык ордены (Татарстан) ― милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен. Бүләкне егеткә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе барып тапшырганTelegram: Contact @RKadyrov_95Telegram: Contact @adelimkhanov_95. 2023 ― «Карачай-Чиркәс Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ― төбәкара һәм милләтара бердәмлекне үстерүгә, ислам кыйммәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлеше өченКарачай-Черкас Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның улын орден белән бүләкләде. Татар-информ 2023 ― I дәрәҗә «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» ордены (Карачай-Чиркәс мөселманнарының Диния нәзарәте, мөфти Исмаил Бердиев) 2023 ― «Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ― милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өченАнастасия Новикова. «Адам воспримет это как аванс». Сын Кадырова за месяц получил пять наград и должность. Газета.Ru, 8.11.2023 Telegram: Contact @RKadyrov_95 2023 ― «Даймехкан Сий» («Ватан Даны», Чечня Республикасы Парламентының югары ордены Орден «Даймехкан Сий». Парламент ЧР)Министр Дудаев: Троим сыновьям Кадырова вручили высший орден чеченского парламента. Татар-информ, 9.11.2023Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев) Ахмат, Эли и Адам Кадыровы награждены орденом «Даймехкан Сий». ИА Чечня Сегодня, 9.11.2023. 2023 ― I дәрәҗә «Ислам диненә хезмәт иткән өчен» ордены ― ислам динен ныгыту һәм аның кыйммәтләрен саклау эшенә сизелерлек шәхси өлеш керткән өчен Сыну Кадырова вручили орден «За служение религии Ислам» I степени. ИА Регнум, 15.11.2023https://t.me/akhmeddudaev/2497 Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев). 2023 ― I дәрәҗә «Россия спецназ университетын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев) 2023 ― «Россиянең хезмәт батырлыгы» ордены - күкрәк билгесе Почему сына Кадырова наградили знаком «Трудовая доблесть России»? Фонтанка.Ру, 17.11.2023 2023 ― Шәйх Мансур исемендәге батальонның йолдызы (№ 2). 2026 ― икенче тапкыр ― дәүләт алдындагы зур казанышлары, халыкка ихлас хезмәте, махсус хәрби операциягә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән актив нәтиҗәле эшчәнлеге һәм Россия көне уңаеннан 18-летний сын Кадырова во второй раз стал Героем Чечни. tengrinews.kz, 12.06.2026 Шәхси тормышы 2025 елда 17 яшендә өйләнгән. Хатыны Медни, Кадыйровлар гаиләсе кебек үк, (Курчалой районы) Сын Кадырова женился в 17 лет: как прошла свадьба. 72.ру, 30.06.2025 . Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Әхмәт Кадыйров, бабасы Рамзан Кадыйров, әтисе Айшат Кадыйрова, апасы
Төркем:Чечня Республикасы Каһарманнары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Карачай-Чиркәс Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Ватан Даны ордены кавалерлары Төркем:Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән балалар