Габделбәр Хаҗиев, Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев (1946 елның 14 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Абалач) ― галим-географ, педагог, педагогика фәннәре кандидаты (2002), доцент (2004), профессор (2006). Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2004).
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 14 июлендәС юбилеем Вас, Габдельбар Хазеевич! — Журнал «Магариф» ВКонтакте, 13.07.2021 Бондюг (хәзерге Менделеевск) районының Абалач авылында күп балалы гаиләдә туган. Абалач урта мәктәбен тәмамлаганнан соңГ. Хазеев. История школы села Абалач, Совет Армиясе сафларында, Красноярск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң, 1968 елда Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультеты география һәм биология бүлегенә укырга керә. 1973 елда Түбән Кама районының Югары Уратма урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр, анда өч ел география һәм биология укытучысы, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли.
1976 елдан КДПИ география кафедрасы мөдире доцент Ю. В. Бабанов чакыруы буенча әлеге кафедрада укыту мастеры һәм ассистент вазифасында эшли. Фәнни-педагогик эшчәнлеге 30 елдан артык дәвам итә. 2002 елда «Авыл мәктәбендә экологик белем бирү» темасына педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый Диссертация на тему «Экологическое образование сельских школьников», автореферат, 2004 елдан доцент, 2006 елдан физик география һәм геоэкология кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре Авыл мәктәбендә экологик белем бирү (2002), Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү (автордаш, 2002), Материклар һәм океаннар буенча (2006), Татарстан Республикасының экологик-географик сүзлеге (2003), Физик географияне укытуда педагогик рәсемне куллану (2006), Океаннарның физик географиясе буенча практикум (2007), Материкларның физик географиясе буенча практикум (2007), Татарстан Республикасының физик географиясе һәм экологиясе буенча практикум (2008), Авыл җирлегенең экологик үзенчәлекләре (2008), Татарстан экологиясе һәм географиясе. Сүзлек (2008), Татарстанның географик атамалары сүзлеге (2009), Онытылмас сәяхәтләр (2016), Татарстанның физик географиясе. VIII сыйныф (2018) Туган ягым ― Абалач (2015) Презентация книги «Туган ягым ― Абалач» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 ― Татарстан Республикасының атказанган укытучысы ― укучылар белән зур һәм нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар И. Гайсин, С. Бекетова. Учёный-географ, педагог. «Мәгариф», 17.01.2022
Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары