Феликс Фәрдиев, Феликс Шәех улы Фәрдиев (1953 елның 24 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Калинин районы, Пучы авыл җирлеге, Әнәк) ― Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, бизнесмен, нефть чыгару оешмасы җитәкчесе, 1994―2002 елларда Актаныш «Сельхозтехника» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең апасының улы.
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 24 маенда Татарстан АССР Калинин (хәзерге Актаныш) районы Әнәк авылында алты балалы гаиләдә туган. Бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе). Әтисе Шәех Фәрди уды Фәрдиев (1924―2005), Бөек Ватан сугышында катнашучы (Төньяк флотта хезмәт иткән, 1942―1947), сугыштан соң «Нур Баян» күмәк хуҗалыгында шофер, механизатор, соңыннан хуҗалык мөдире, пенсиягә чыккач, ягулык-майлау материаллары склады мөдире, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәреВернувшись с войны он стал родоначальником большой семьи: Фардиев Шаех Фардиевич. energobar.livejournal.com, 29.04.2020. Әнисе ― Миңледөргалия Шаһишәрип кызы (Шәймиева; Минтимер Шәймиевнең бертуган апасы; 2017 елда вафатКазанский репортер: Скончалась сестра первого президента Татарстана Доргалия Фардиева. kazanreporter.ru, 03.01.2017). Бертуганнары ― Ринат Шәех улы (1956―2008), 1998―2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы һәм Илшат Шәех улы (1960), «Челтәр компаниясе» генераль директорыСпортсмен, чиновник, бизнесмен и меценат: Ильшат Фардиев отмечает юбилей. «Реальное время».
Пучы урта мәктәбен, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының инженерлык-механика факультетын тәмамлаганФардиев Феликс Шаехович. Выпускники. Официальный сайт Поисевской СОШ
1975 елда Минзәлә «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-технолог булып эшләгән.
1976―1977 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1977―1982 елларда Актаныш районы Нур Баян исемендәге колхозның баш инженеры вазифасын башкара.
1982―1994 елларда ― ПМК-6 башлыгы.
1994―2002 елларда ― Актаныш «Сельхозтехника» берләшмәсенең генераль директорыООО Актанышская СХТ.
Төрле елларда Актаныш районында «Мехотряд» ҖЧҖ (>25%)ООО МЕХОТРЯД, Актанышский район, «Кислород» ҖЧҖ, «Теплосервис» ҖЧҖ оештыручыларның берсе булган.
Соңгы елларда нефть чыгару оешмасын җитәкли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык нәтиҗәле эше өченПризнание заслуг. «Республика Татарстан», 29.05.2023
Гаилә хәле Өйләнгән, ике улы, бер кызы бар. Моны да карагыз Ринат Фәрдиев Илшат Фәрдиев Азат Хамаев Искәрмәләр
Әдәбият Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 89нчы бит.
Сылтамалар Фардиев Феликс Шаехович. Выпускники. Официальный сайт Поисевской СОШ
Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр