Александр Пономарёв, Александр Никита улы Пономарёв (, 1953 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Иске Красный Бор – 2022 елның 16 сентябре, РФ, Санкт-Петербург) ― россияле рәссам, педагог, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (Санкт-Петербург рәссамнар берлеге, 1991) , Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2010).
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Иске Красный Бор авылындаИске Красный Бор авылы Кама елгасының Красный Бор авылына каршы ярында, хәзерге Минзәлә районының ярым су баскан җирләрендә урнашкан булган туган. 1968–1972 елларда Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия училищесында укыган. 1988 елда И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектра институтының (хәзерге Илья Репин исемендәге ) рәсем факультетын тәмамлаган (профессор В. М. Орешников һәм профессор П. Т. Фомин җитәкчелегендәге остаханәЮбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. СПб., Первоцвет, 2007.). 1988 елда Бөтенсоюз диплом эшләре конкурсында «Сугыш кайтавазы» (Эхо войны) диплом картинасы өчен СССР Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек булганИ. Мямлин. Начало, которое радует. Дипломники-88 Ленинградского института имени И. Е. Репина — Журнал «Юный художник», № 5, 1989 год.
1989 елдан 1993 елга кадәр ― СССР халык рәссамы академик А. А. Мыльников җитәкчелегендәге СССР Сәнгать академиясенең монументаль рәсем сәнгате иҗади остаханәсе стажеры. 1993 елдан ― Н. К. Рерих исемендәге Санкт-Петербург сәнгать училищесының (1992 елга кадәр В. А. Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесы) рәсем һәм композиция укытучысы. 2006 елда Academy of fine arts та (Пекин) укыткан.
1993 елда рәссамның эшләре Reading Public Museum (Пенсильвания, АКШ) коллекциясенә кертеләRussian exhibit to open Sunday at the museum — Газета: Reading Eagle, March 12, 1993. 2005 елда «Воронич шәһәрчеге» картинасы Әрмәнстанның Милли картиналар галереясе экспозициясен тулыландырганДар петербургских художников — Журнал «Консул» № 3, декабрь, 2005, стр. 40. Картиналары АКШ, Алмания, Голландия, Финляндия, Кытай һәм Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2010 ― Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Дмитренко А. Ф. Открывая неведомые земли (В. Петров-Маслаков, А. Пономарев) // Аврора, № 8—9, 1997, с. 36—38. Мария Гусарова. Природа — единственный поверенный художника. Газета «Художник Петербурга», № 3, 2000 год Арина Ушина. Александр Пономарёв. Газета «Художник Петербурга», № 12, 2007 год IX Всероссийская художественная выставка. Каталог выставки. Издательство «Галарт», Москва, 1999 год Москва — Петербург 2001. Каталог выставки. Информационно-издательский отдел МСХ, 2001 год Петербургское искусство XX века. Каталог выставки. Центральный выставочный зал «Манеж». Санкт-Петербург. 2002 год Художники — городу. Выставка к 70-летию Санкт-Петербургского Союза художников. Каталог — Санкт-Петербург, Петрополь, 2003 Санкт-Петербургскому Союзу художников — 85. Каталог выставки в Манеже. ARTINDEX, 2017 год Мәкаләләр Геннадий Семенов. Онытылмас еллар. «Минзәлә», 17.02.2023, № 6, 5нче бит.
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Лениногорск педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:РФ атказанган рәссамнары