Кронпринц (, , «вәли гаһед»Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 56нчы бит, , ), тәхет варисы ― титул, патшаның (корольнең) үзе урынына тәхеткә утырачак варисы.

Кронпринц ― монархия идарә иткән илләрдәге (Дания, Швеция, Норвегия, шулай ук кайбер тарихи дәүләтләрдә) династиядән булачак тәхет варисына бирелә торган титул (дәрәҗәле исем).

Күп кенә монархияләрдә тәхеткә утыручы принцлар алдан билгеләнгән һәм дәүләт идарәсе өчен махсус (шәхси) укытучылар (остазлар) тарафыннан өйрәтелгән була, һәм алар дәүләт белән идарә итүгә әзерләнә.

Европада күзәтелгән бу практика тарихта төрки дәүләтләрдә дә очрый. Титул бигрәк тә хакимнең өлкән улына карата кулланылган. Моңа мисал итеп, Һуннарда китерергә мөмкин. Шулай ук Кырым ханлыгында ханнан соң икенче шәхеснең титулы ― калгай мисал була ала. Бу вазыйфаны Кырымның өченче ханы Миңлегәрәй I (1468―1515) булдырган. Һәрбер хан тәхеткә утырганда, гадәттә, үзенең бертуганнарыннан, улларыннан яки бертуганнарының улларыннан тәхет варисын ― калгайны билгели торган булган. Калгайлар тик Гәрәйләр нәселеннән булган солтаннардан билгеләнгән, шуңа күрә аларны шулай ук «калгай―солтан» дип тә атаганнар ЭСБЕ/Калга.

Мисаллар Испаниядә: Хуан Карлос Iнең улы Филипп 1977 елдан 2014 елга кадәр тәхет варисы исәпләнә, 2014 елда король Филипп VI исеме белән тәхеткә утырганда, кызы Леонорны тәхет варисы итеп билгели. Даниядә: Маргрете II 1972 елның 14 гыйнварында тәхеткә утыргач, кронпринц булган өлкән улы Фредерик 2024 елның гыйнварында Фредерик X исеме белән тәхеткә утырганда, улы Кристианны тәхет варисы итеп билгели.

Хәзерге монархияләр Дания корольлеге Норвегия корольлеге Швеция корольлеге Согуд Гарәбстаны корольлеге Таиланд корольлеге Күвәйт әмирлеге Бруней солтанлыгы Япония империясеИмператор Сарае агентлыгы сайты

Искәрмәләр

Әдәбият Кронпринц

Төркем:ТитулларТөркем:Алмания тарихыТөркем:Австрия тарихы