Удмуртиянең дәүләт рус драма театры (; ) ― Удмурт Республикасы башкаласы Ижевск шәһәренең Октябрь районы Максим Горький урамында урнашкан мәдәният учреждениесе.
Тарих
1935 елның 11 июнендә Удмурт АССР Халык Комиссарлары Советының шул ук елның 1 сентябреннән даими эшләүче Дәүләт рус драма театры булдыру турында карары чыга. Театрның беренче коллективы Мәскәүнең , провинциаль театрлар, шулай ук театр училищеларын тәмамлаучылардан төзелгән. 1935 елның 18 октябрендә узган беренче спектакль «Аристократлар» булган. Театрның беренче еллары репертуарына «Маскарад», «Три сестры», «Үле җаннар», «Иркутск тарихы» кебек әсәрләр керә.
1941 елның маенда берләшкән рус һәм удмурт драма театрының бинасы янгын вакытында янып бетә. Коллективның бер өлеше Сарапулга күченә, тиздән сугыш башлана. Бөтен реквизитларын диярлек югалткан театр труппасы госпитальләрдә, колхозларда, фабрикаларда һәм заводларда концертлар белән чыгыш ясый башлый, шулай ук яңа спектакльләр өйрәнә: «Русские люди», «Двенадцатая ночь», «Батальон идет на Запад», «Дама-невидимка», «Нашествие» һәм «Сирано де Бержерак».
Сугыштан соң, 1946 елда, театр Ижевскида яңа бина ала, труппа шунда җыела. Шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан театр бинасы архитектор В. Тишин проекты буенча төзелгән һәм 760 тамашачыны сыйдыра. Яңа бинада беренче спектакль удмурт драматургы И. Г. Гаврилов әсәре буенча куелган «Азин» спектакле була.
1961 елда театр В. Г. Короленко хөрмәтенә атала башлый. 1970―1980 елларда театр сәхнәсендә «Мария Стюарт», «Старомодная комедия», «Вечно живые», «Святая святых» һ. б. спектакльләр куела. 1980―1990 елларда М. Шатровның «Диктатура совести», «Самоубийца», «Звёзды на утреннем небе», «Черный человек, или Я бедный Сосо Джугашвили» спектакльләре күрсәтелә.. 2000-елларда «Гений и беспутство», «Театр», «Волки и овцы», «Медовый месяц длиною в жизнь», «Пока она умирала» һәм «Плачу вперед» спектакльләре куела.
2011 елда театрга Горький урамындагы элек мәдәният сарае урнашкан, сугыш елларында атыш коралы ясау цехлары урнашкан бина (архитектор ) бирелә. 2010 елга кадәр бинаны эшче һәм солдат скульптуралары белән «Җиңү триумфы» композициясе бизәгән, ул 1948 елда аның түбәсендә урнаштырылган булган һәм мәдәният йорты реконструкцияләнгәннән соң югалган. Бинаның тарихи архитектура кыяфәтен торгызу өчен Ижевск скульпторлары иске фотосурәтләр һәм архив материаллары буенча скульптура композициясенең күчермәсен ясаганнар.
Театр бүген
Театрның хәзерге репертуары «Мария Стюарт», «Тёмные аллеи», «Игроки», «Барин, Полина и петух», «Дама с камелиями» кебек әсәрләрдән тора. Соңгы 10 елда театр җитәкчесе Россиянең атказанган артисты, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Сафонов була. 2010 елның көзеннән театрның баш режиссеры — Виктор Прокопов. 2002 елдан театр директоры ― Стелла Александровна Кудрявцева, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәреСтелла Кудрявцева. 2017 елдан театрның баш режиссеры – Яков ЛомкинЯков Ломкин.
Театр Россиянең башка шәһәрләрендәге артистлар белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда театрда «Яшь режиссерларның иҗади лабораториясе» () уздырылган«Творческая лаборатория молодых режиссёров». Театр гастрольләргә еш чыга, Пермь, Уфа, Казан, Түбән Новгород, Төмән, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясыйО театре.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1935 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Удмуртиядә Россиянең мәдәни мирас объектлары Төркем:Россия театрлары Төркем:Ижау