Рухи-мәдәни үзәк, 2024 елның 12 февраленә кадәр Ислам мәдәни үзәге () ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә урнашкан, Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы шәхси оешма.
Тарих Идел буе федераль округында беренче Ислам мәдәни үзәгенә 2014 ел башында нигез салынган (нигезләүче ― «Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган хәйрия фонды). Бу үзәк 2008 елда Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (Мордовиядә өченче мөфтият) мөфтие итеп сайланган Фәһим Шәфиев җитәкчелегендә төзелген төп проектларның берсе була. Медиада әлеге үзәк ― «радикаль фикерләргә каршы көрәшүче мәркәз» булачак дип аталганКем ул Шәфиев? umuslim.ru, 17.10. 2023.
2014 елның 21 апрелендә үзәк Мордовия Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә теркәлү үткән.
2018 елның 2 ноябрендә Мордовия Башлыгы катнашында тантаналы ачылганВ Саранске открыли «Исламский культурный центр». ГТРК Мордовия, 06.11.2018.
2024 елның 12 февраленнән исемен алыштырган ― Рухи-мәдәни үзәк. Частное учреждение «Духовно-культурный центр». История изменений. companium.ru.
Максатлары Үзәкне ештыручылар башта үз эшчәнлекләренең төп юнәлеше итеп татарлар, азәрбайҗаннар, Төньяк Кавказ һәм Урта Азиядән чыккан кешеләр яшәүче округ территориясендә традицион исламны саклау һәм үстерүне сайлаган Руководство. Духовно- культурный центр.
Үзәкнең төп максатлары: ислам мәдәниятен, сәнгатен, фәнен һәм мәгарифен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән социаль-мәдәни функцияләрне гамәлгә ашыру; Россия халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү; социаль, милли һәм дини конфликтларны булдырмау; Исламда радикализмга һәм экстремистик кәефләр формалаштыруга каршы тору; дини үзаң нигезләре буларак иманны һәм рухилыкны ныгыту; үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә һәм дәүләттә гаилә ролен ныгытуДуховно-культурный центр ВКонтакте.
Бүлекләр Архитектура планы буенча, Ислам мәдәни үзәгендә өч функциональ блок каралган: мәгариф, мәдәни һәм ял итү. Биредә бай китап фонды булган китапханә, Ислам мәдәнияте музее, намаз бүлмәсе, 100 кешегә кадәр сыйдырышлы күп функцияле конференцияләр залы урнашкан. Үзәктә шулай ук уку-укыту аудиториясе, ашханә, балалар бүлеге эшли Духовно-культурный центр.
Җитәкчелек Директор 2018 елдан ― Фәһим Фатих улы Шәфиев 2023 елның 27 октябреннән ― Фатих Ислам улы Шәфиев Частное учреждение «Духовно-культурный центр». companium.ru Директор урынбасары Шамил хәзрәт Сабитов, Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручыОбращение врио муфтия ЦДУМ Республики Мордовия Шамиля-хазрата Сабитова к мусульманам Мордовии. Духовно- культурный центр Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт Духовно-культурный центр. Telegram Духовно-культурный центр ВКонтакте В Саранске открыли «Исламский культурный центр». RUTUBE видео, 3:35
Төркем:Саранск оешмалары Төркем:2018 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Мордовиядә ислам