Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте () ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында эшләүче үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте). Пермь крае территориясендәге берничә мөхтәсибәтне, 100 дән артык дини оешма һәм учреждениене берләштерә.
Тарих Пермь тарихчы-галиме профессор (1958―2024) күп санлы археологик экспедицияләр барышында Кама буенда (Карагай районында) Х―ХI гасырларга караган таш мәчете (гыйбадәт йорты) булган мөселман торак пункты булуын ачыклаган һәм исбатлаган Белавин А. М. Археологическое изучение Западного Урала в начале ХХIв.:экспедиционные, исследовательские и издательские проекты. «Вестник Пермского федерального исследовательского центра», 2015, стр. 12.
Тарихи документлар 1826 елда Пермь губернасында 21 000 мөселманны берләштергән 143 мәчет булуын күрсәтә. 1897 елгы халык санын алу буенча Пермь губернасында 151.495 мөселман яшәгән. 1913 елның 1 гыйнварына 198 мәктәп һәм 22 мәдрәсә эшләгән.
1980-елларда Пермь өлкәсендә мөселманнар XX гасыр башында төзелгән һәм 1930-елларда ябылган шәһәр мәчете тирәсендә туплана Төрле елларда анда саңгыраулар клубы, КПСС өлкә архивы, Пермь туган якны өйрәнү музее филиалы урнашкан булган.
1989 елның 7 маенда Пермьдә шәһәр халкының демонстрациясе була, анда мәчет бинасын дин тотучыларга кайтару турында таләп тә яңгырый. Берникадәр вакыттан соң, Пермь шәһәренең халык депутатлары Советы бинаны мөселман җәмгыятенә тапшыру турында карар чыгара. 1990 елның 4 апрелендә бина дин тотучылар кулына күчә, әмма элек мәчетнең бердәм комплексына кергән хуҗалык һәм ярдәмче биналары мәчеткә кайтарылмый кала.
1991 елның гыйнварыннан ремонт-тергезү эшләреннән соң Пермь Җәмигъ мәчетендә даими гыйбадәтләр башлана. 1991 елның 15 гыйнварында ул СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Пермь мөхтәсибәте үзәге була.
1994 ел башына Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (2000 елдан Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте) өлкә мөселман җәмгыятьләре өстеннән контрольне торгыза, 1994 елның 3 маенда алар базасында Үзәк Диния нәзарәтенең җаваплы секретаре мөфти Хәлим Харисов җитәкчелегендәге Пермь өлкәсе төбәк Диния нәзарәтен булдыраРегиональное Духовное Управление мусульман Пермского края. Общая информация .
2010―2013 елларда Россия Ислам килешүе ассоциациясе составында булган.
Төбәк Диния нәзарәте каршында «Пермь мөселман көллияте» мәгариф оешмасы эшли (директор Әнвәр Аблаев, директор урынбасары Артур Габдуллин)Пермский мусульманский колледж ВКонтакте.
Россиянең Үзәк Диния нәзарәте составындагы Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең басма органы ― «Родник Ислама» (Ислам чишмәсе) айлык газетасы Родник Ислама, №49 (116). Февраль, 2024.pdf. Газета Пермь крае губернаторы администрациясе һәм коммерцияле булмаган «Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм» хәйрия фонды ярдәмендә чыгарыла (баш мөхәррир Риф Җамалиев).
Пермь мөфтиятенең нәшрияты эшли (Пермь, Урал ур., 81)Издательство Пермского Муфтията.
Мөфтиләр 1994―1997 елларда ― мөфти Хәлим Харисов 1997―2013 елларда ― мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин 2014 елдан ― мөфти (2020 елга кадәр имам-ахун) Әнвәр АблаевАнвар Арипович Аблаев Anvar Ablaev
Край Җәмигъ мәчете 20 елдан артык элек Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Пермьдә Гагарин бульвары 74 а адресы буенча мәчет төзү өчен җир участогы алган. 2017 елда Җәмигъ мәчете төзелеше турында ачык тыңлаулар уздырыла Строительство соборной мечети на бульваре Гагарина обсудят на публичных слушаниях. Коммерсантъ Пермь, 10.08.2017, шуннан соң барлык кирәкле рөхсәт документлары, шулай ук проект һәм эш сызымнары әзерләнә. 2019 елда мәчет төзүгә рөхсәт алынган В Перми строители установили на Соборной мечети ее ключевой архитектурный элемент. МК Пермь, 10.07.2023. Коронавирус эпидемиясе белән бәйле кыенлыклар төзелеш эшләрен туктатканСтроительство Соборной мечети в Перми. 2023 елның апрелендә Җәмигъ мәчетендә Ураза бәйрәме көнендә беренче намаз укылган. Мәчетнең архитектурасы мөселман мәчетенең традицион мәдәниятен һәм Пермь краеның дини биналарының үзенчәлеген ассызыклый.
Искәрмәләр
Сылтамалар Региональное Духовное Управление мусульман Пермского края
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Пермь краенда ислам Төркем:1994 елда нигезләнгән дини оешмалар