Яркәү — Омск өлкәсе Усть-Ишем районында урнашкан авыл. Яркәү авыл җирлеге административ үзәге.
Тарихы Яркәү авылына 1882 елда нигез салына. 1926 елда авылда 31 хуҗалык булган һәм 149 кеше (башлыча — руслар) яшәгән . Яркәү административ яктан Себер крае Тара округы Эбәргүл авыл советы составына кергәнСписок населённых мест Сибирского края. — Том 1. Округа Юго-Западной Сибири. — Новосибирск: Сибирский Краевой Исполнительный Комитет. Статистический отдел, 1928. — 831 с.. Соңрак күрше Эбәргүл һәм Илчебага авылыннан татарлар күченә.
Географиясе Авыл Омск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ишем тигезлеге чикләрендә, Иртеш елгасының сул ярында, районның административ үзәге Усть-Ишем авылыннан көнчыгыш-көнчыгышка (ESE) якынча 16 километр ераклыкта урнашкан. Абсолют биеклек — диңгез дәрәҗәсе өстеннән 56 метр.
Сәгать билбавы Яркәү авылы, бөтен Омск өлкәсе кебек, МСК+3 сәгать зонасында урнашкан.
Халык саны
Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 58 %, руслар — 40 % тәшкил итә.
Инфраструктура Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты (Усть-Ишем ЦРБ структура бүлеге) һәм Россия почтасы бүлеге эшли.
Урамнары Авылның урам челтәре алты урамнан тора.
Искәрмәләр
Төркем:Ишемтамак районы торак пунктлары