Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге — бу спорт төренең 97 еллык тарихында шундый югары дәрәҗәдә үткәрелә торган туксанынчы ярыш. Икенче бөтендөнья сугышы елларында җиде еллык тәнәфес булды. Юбилей турнирын үткәрү вакыты, урыны, кагыйдәләре һәм башлангыч шартлары узган еллардагыга охшаш һәм бөтенләй диярлек үзгәрешсез калды. Барысын да тагын бер кат кабатламас өчен, алар кыскача мәгълүмат һәм җәдвәлләр рәвешендә китерелә.

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеТурнирны үткәрү мөддәте20 апрель — 6 май, 2024Төп турнир аренасы«Крусибл» театрыҮткәрү урыныШеффилд (Англия)ҮткәрүчеWPBSAТөп иганәчесеCazooГомум бүләкләү фонды£ 2 395 000Былтыргы чемпионЛюка Бресел (Бельгия)

Бүләкләү күләме

Җиңүчегә: £500 000

Финалда уйнаучыга: £200 000

Ярымфиналда уйнаучыларга: £100 000

Чирекфиналда уйнаучыларга: £50 000

Икенче әйләнештә уйнаучыларга: £30 000

Беренче әйләнештә уйнаучыларга: £20 000

Иң яхшы 48 уенчыга: £15 000

Иң яхшы 80 уенчыга: £10 000

Иң яхшы 112 уенчыга: £5 000

Иң зур брейк ясаучыга: £15 000

Максималь брейк ясаучыга (төп турнирда): £40 000

Максималь брейк ясаучыга (квалификациядә): £10 000

Квалификация ярышлары

Квалификация турниры гадәттәгечә төп турнирдан ике атна алданрак, 8 апрель көнне башланды һәм шул ук Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институтында һәм элеккегечә дүрт әйләнештә үтте. Аның беренче әйләнешендә дөньякүләм рейтингы 113 нче һәм аннан да түбәнрәк булган һөнәри снукерчылар катнашты. Сезон дәвамында уңышлы чыгыш ясаган уналты һәвәскәр уенчы (шулар арасында биш хатын-кыз) да чакырылган иде. Аннары бу турда уңышка ирешкәннәр рейтингта 81-112 нче урыннарны биләгән һөнәриләр белән уйнады. Җиңүчеләрнең осталыгын өченче раундта 49-80 нче рейтинглылар, соңгы дүртенче әйләнештә 33-48 нче югарылыктагылар сынады.

Шулай итеп, квалификациядә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән уналты снукерчы шул ук сандагы һәм рейтингта беренче уналты урынны тоткан осталарның (аларның исем-фамилиясе астагы җәдвәлнең икенче баганасында калын хәрефләр белән язылган, илләр исеме астындагы җәяләр эчендә — уенчыларның рейтингтагы урыннары) беренче көндәше булып китте. Төп турнир җирәбәсендә беренче «чәчелгән» урынны гадәттәгечә гамәлдәге дөнья чемпионына, бельгияле Люка Бреселга бирделәр, ә сезон  дәвамында рейтинг лидеры булган инглиз Ронни О’Салливан төп турнир җәдвәленең капма-каршы ягындагы уналтынчы урынга кереп утырды. Калган ундүрт остага һәм аларның квалификация ярышларын уңышлы үткән көндәшләренә «сукыр җирәбә» насыйп булды. Игътибарга лаек ки, бу юлы квалификация имтиханын рейтингта бары тик беренче 48 урынны биләгәннәр генә тапшыра алды, түбәнрәкләр һәм һәвәскәрләр төп турнирда үзләренә урын ала алмады. Һәм тагын сенсация дип саналырлык бер вакыйга: 2010 елда дөнья чемпионы булган австралияле Нил Робертсон да «Крусибл» театрында чыгыш ясау мөмкинлегеннән мәхрүм булды: ул квалификациянең дүртенче әйләнешендә Велс ватандашы Җейми Җонска 9:10 исәбе белән оттырды.

Квалификациянең дүртенче әйләнешендә таиландлы Ноппон Саеңхам, ахыр чиктә кискен көрәштә Велс ватандашы Җексон Пейҗга 9:10 исәбе белән оттырса да, максималь брейк ясауга иреште һәм шуның белән 10 мең фунт стерлинг күләмендә өстәмә бүләк яулады.

Төп турнир җәдвәле

Беренче әйләнешИкенче әйләнешЧирекфиналЯрымфиналКатнашучыларның ватандашлыгы һәм

рейтингтагы урыннарыУен 10 фреймда

җиңүгә кадәр

(ике сессия)Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)Уен 17 фреймда

җиңүгә кадәр

(дүрт сессия)Люка Бресел9(гамәлдәге чемпион) Дэвид Гилберт10(31) Дэвид Гилберт13 Роберт Милкинс4 Роберт Милкинс10(16) Паң Цзүнсү9(27) Дэвид Гилберт13 Стивен Магуайр8 Алистер Картер7(9) Стивен Магуайр10(28) Стивен Магуайр13 Шон Мөрфи9  Шон Мөрфи10(6) Лү Һаотән5(26) Дэвид Гилберт11 Кайрен Уилсон17  Марк Селби6(5) Җо О’Коннор10(30) Җо О’Коннор6 Кайрен Уилсон13 Кайрен Уилсон10(12) Доминик Дейл1(40) Кайрен Уилсон13 Җон Һиггинс8  Җон Һиггинс10(13) Җейми Җонс6(41) Җон Һиггинс13 Марк Аллен12  Марк Аллен10(4) Робби Уильямс6(45) Җадд Трамп10(3) Хөсәен Вафаи5(19) Җадд Трамп13 Том Форд7 Том Форд10(14) Рики Уолден6(32) Җадд Трамп9 Җек Җонс13 Чжаң Әнда4(11) Җек Җонс10(44) Җек Җонс13 Сы Цзяһуэй9  Марк Уильямс9(6) Сы Цзяһуэй10(23) Җек Җонс17 Стюарт Биңһәм12  Диң Цзүнһуэй9(7) Җек Лисовски10(17) Җек Лисовски11 Стюарт Биңһәм13  Гәри Уилсон5(10) Стюарт Биңһәм10(29) Стюарт Биңһәм13 Ронни О’Салливан10  Барри Һокинс8(15) Райан Дей10(18) Райан Дей7 Ронни О’Салливан13 Ронни О’Салливан10(2) Җексон Пейҗ1(43)

Төп турнир көндәлеге

Беренче әйләнеш

Турнирны гадәттәгечә гамәлдәге чемпион башлап җибәрде, күпьеллык традиция буенча, беренче көнне бары тик аның уены гына тәмамланырга тиеш. Бельгияле Люка Бреселга җирәбә тәҗрибәле һәм гаять көчле көндәш насыйп итте: инглиз Дэвид Гилберт, хәзер рейтингта 31 нче урында гына булса да, 2019 елда дөнья беренчелегенең ярымфиналында уйнаган оста. Уен кыйтга снукерчысының куәтле басымы астында башланды. Баштарак бельгияле чемпион гел отып барды, ләкин аның Британия утрауларында туып үскән көндәше, исәп 6:9 га җиткәч, үзендә беррәттән алты фреймда өстен булырга ихтыяр көче тапты һәм исәпне тигезләде (9:9). Соңгы 19 нчы хәлиткеч фреймда Дэвид 70:0 исәбе белән үз теләгенә иреште. Җиңелгән чемпион исә уеннан соңгы интервьюда быелгы катлаулы ярышлар сезонында нык арыган булуын һәм өстәвенә чирләп тә торуын әйтте. Шундый халәттә дә батырларча көрәшкән останы тамашачылар алкышлап озаттылар.

Былтыргы чемпионның үз титулын саклап кала алмавы да гадәти күренеш инде, аны снукерчылар «Крусибл каргышы» дип атыйлар. Бу «нәләт» бары тик ике мәртәбә генә элеккеге чемпионнарны кызганды: инглизләр Ронни О’Салливан 2012—2013 елларда һәм Марк Селби 2016—2017 елларда беррәттән ике тапкыр җиңүче була алдылар. «Крусибл» театры "өрәкләр"енең дөньякүләм рейтинг лидерларына мөнәсәбәте, гомумән алганда, ул кадәр үк рәхимсез булмады: беренче әйләнеш гадәттә «чәчелгән» осталарның өстенлеге белән уза иде. Ләкин бу юлы күпчелек очрашуларда көрәш бик кискен төстә барды. Бары тик Кайрен Уилсон белән җиде кат дөнья чемпионы Ронни О’Салливан гына түбәнрәк рейтинглы көндәшләрен бик җиңел үттеләр, икесе дә 10:1 исәбе белән җиңде.

Моның ике төп сәбәбен атап була. Беренчедән, квалификация аша үткән яшь снукерчылар хәзер инде күпкә остарак уйный торганнар. Мәсәлән, кытайлы Сы Цзяһуэй, инглиз Җо О’Коннор һәм Велс ватандашлары Җек Җонс белән Җексон Пейҗ. Икенчедән, астан күтәрелгән тәҗрибәлерәкләр арасында 2015 елның дөнья чемпионы Стюарт Биңһәм, инглизләр Дэвид Гилберт, Рики Уолден һәм Җек Лисовски, шотландияле Стивен Магуайр, Велс ватандашы Райан Дей кебекләр — ягъни снукер дөньясында утны да, суны да кичкән һөнәрмәннәр бар.

Беренче әйләнештә иң түбән сыйфатлы уен Роберт Милкинс белән Паң Цзүнсү очрашуында булгандыр. Ике көндәш тә техник яктан шактый җитешсез уен күрсәтте, шул сәбәпле позиция гел катлаулыланып торды. Ике тарафтан да күпсанлы мәҗбүри булмаган ялгышлар ясалды. Кытайлының еш кына тәҗрибәсезлектән каушап калуы белән инглизнең сабырсыз һөҗүмчәнлеге "ярыш"ында кайсысы кимчелексезрәк булыр? Әлбәттә, үзен беренче булып кулга ала алган уенчы җиңеп чыга мондый очракларда. Нәкъ шулай булды да: хәлиткеч унтугызынчы фреймда соңгы хатаны кытайлы ясады, һәм Роберт Милкинс камил һәм төгәл йөрешләр ярдәмендә 10:9 исәбе белән икенче әйләнешкә үтте.

Төп турнирның «икенче урындагы» өлкән остасы (беренчесендә — 53 яшьлек Велс ватандашы Доминик Дейл), өч мәртәбә дөнья чемпионы (2000, 2003, 2018 елларда), 49 яшьлек Марк Уильямсның Күк асты иленнән килгән 21 яшьлек йолдыз Сы Цзяһуэй белән уены тигез, күпкә югарырак дәрәҗәдә һәм мавыктыргычрак булды. Һәм бу очракта да әлеге-баягы «соңгы ялгыш» очрашуга нокта куйды: кытайлы 10:9 исәбе белән алга атлады.

Ә менә дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган (2014, 2016, 2017, 2021 елларда) 41 яшьлек инглиз Марк Селбиның еш кына сүлпән, ә кайчак хәтта ихтыярсыз уены гаҗәпләндерде. «Лестер хәйләкәре» дип аталган снукер гроссмейстерының якташы, шул ук Лестер шәһәрендә туып үскән 28 яшьлек Җо О’Коннор үзен иҗади яктан камилрәк һәм күркәмрәк уенчы итеп күрсәтте һәм 10:6 исәбе белән җиңү яулады. Икенче әйләнештә ул Сы Цзяһуэй белән очраша: димәк, ике яшь снукерчының берсе ким дигәндә чирекфиналга кадәр барып җитәчәк.

Икенче әйләнеш Төп турнирда уйный башлаган сигез дөнья чемпионының бишесе икенче әйләнешкә үтте — Шон Мөрфи, Җон Һиггинс, Җадд Трамп, Стюарт Биңһәм һәм Ронни О'Салливан. Өчесе төшеп калды — Люка Бресел, Марк Уильямс һәм Марк Селби.

Икенче әйләнеш уеннары снукерда психологиянең бик мөһим — гадәти, спортның физик һәм техник әзерлеккә бәйле тәшкиләтләре белән беррәттән һәм бертигез дәрәҗәдә — роль уйнавын тагын бер кат раслады. Психологик тотрыклылык, җан тынычлыгы, түземлек-сабырлык һәм игътибарның көрәшкә һармонияле һәм “экономияле” рәвештә тупланган булуы кайчак барыннан да әһәмиятлерәк булып чыга. Әлеге, элек ата-бабаларыбызга хас табигый сыйфатлар хәзер, аяныч ки, таркалган Советлар Берлеге халыкларының һәм шул җөмләдән без татарларның да яшь буынында җитенкерәми инде. Әлегә кадәр русиялеләрдән беркемнең дә Main Tour дип аталган иң көчле дөньякүләм ярышларда катнашканы юк. Элегрәк һәвәскәрләр арасында бераз талпынып караган татар һәвәскәр снукерчыларының да кикриге шиңде. Быел Украинадан ике спортчы дөнья беренчелегенең квалификациясенә үтеп керә алды. Ләкин ярышларның беренче әйләнешендә үк рейтингта 113 нче урында булган Антон Казаковны 10:3 исәбе белән тар-мар иттеләр, ә Юлиан Бойконы 10:0 исәбе белән “агартканчы юдылар” (снукерчылар телендә “коры исәп” белән җиңү шулай атала).

Шул сәбәпле “зыялылар спорты”ның бу төрен Википедиядә яктыртырга тырышабыз да инде. Моны яхшы аңлаган Кытайның һәм Таиландның спорт даирәләре снукерны игътибар үзәгендә тоталар һәм эзлекле рәвештә үстерәләр, үз илләрендә мул акчалы турнирлар үткәрәләр.

Беләге юан берне ега, аннары акылы камил булган аның үзен бөгәрләп ташлый. Бу хакыйкатьне икенче әйләнешнең тәүге Дэвид Гилберт-Роберт Милкинс очрашуына шаяртулы эпиграф итеп куйсаң да була. Беренче әйләнештә Милкинс дөнья беренчелегенә тәүге кат чыккан тәҗрибәсез Паң Цзүнсүне даими психологик басым астында тоту өчен күп көч сарыф итте һәм кытайлыны җиңә алды (10:9 исәбе белән). Ләкин икенче әйләнештә аның бу “дәрманы” тәмам бетте дисәң дә була. Дэвид исә, Робертның чамасыз ашкынулы уеныннан бик оста файдаланып, исәпне гел үстерә барды һәм көндәшен өченче сессия башында ук тар-мар итеп буйсындырды — 13:4.

Тагын бер күренекле дуэль турында. Җаны тыныч һәм үз көченә ышанычы нык булса, шотландияле Стивен Магуайр — теләсә кемне дә җиңәргә сәләтле оста. Ул моны кат-кат исбат итте инде үзенең чирек гасырлык һөнәрмәнлек дәверендә. Икенче әйләнештә аңа каршы 2005 елның дөнья чемпионы булган инглиз Шон Мөрфи үзе чыкты. Элеккеге елларда бу көндәшләр арасында низаглар һәм хәтта бер җәнҗал да булып алган иде. Бу юлы ничегрәк булыр? дигән сорау борчыды снукер тамашачыларын һәм белгечләрне. Ә Стивен элеккеге сабырсызлыгыннан һәм дуамаллыгыннан тулысынча арынган икән инде. Үзара очрашу алдыннан журналистлар сораштырганда Стивен: “Шон — минем иң якын дусларымнан берсе!” дип шаяртып, ул үзен тиешле психологик халәткә керткән. Бик аяусыз һәм тигез көрәш барды "Крусибл" театрында бу юлы да. Биш фреймда соңгы кара шарны керткән уенчы гына өстен була алды. Һәм Магуайр, сигезәр фреймнан торган ике сессиядә дә 5:3 исәбе белән уңышлы булып, өченче сессиягә дүрт фреймлык мая туплап чыкты — 10:6. Шотландияленең "рухи яктан яңадан тууы" тамашачыларның күңелен тәмам эретте: алар инде Стивенны гади һәм гадәти сугымнардан соң да алкышларга күмә башладылар. Һәм Шон Мөрфи, өченче сессиядә бик игътибарлы һәм бөтен көчен биреп уйнаса да, ахыргы 9:13 исәбе белән көндәшенә чирекфиналга юл бирергә мәҗбүр булды.