Сарымсак үләне () – әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы 5 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – яфрак саплы сарымсак үләне (A. petiolata) бөтен җирдә дә очрый. Күләгәле урманнарда, куаклар арасында, ерымнарда, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.

Ботаник тасвирлама 25-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, күксел куныклы. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, түбәнгеләре – бөерсыман, озын саплы, өскеләре – йөрәксыман – озынча түгәрәк кыска саплы. Чәчәкләре вак, ак, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – 4 кырлы кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Үсемлектән нык кына сарымсак исе килә (исеме шуннан).

Куллану Үләнендә гликозид, С витамины, эфир мае, орлыкларында май бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тир чыгару һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яфракларын тәмләткеч буларак файдаланалар.

Кәҗәләр өчен көтүлек азыгы булып тора.Сарымсак үләне :: Татарская энциклопедия TATARICA

Сылтамалар «Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 жыл. ISBN 5-89800-123-9, VII том

Искәрмәләр

Төркем:Үләннәр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Дару үләннәре