Хара (лат. Chara) - Characeae семьялыгына керүче яшел суүсемнәр ыругы. Алар күп күзәнәкле һәм җир үсемлекләренә бераз охшаш. Тукымаларга ия булмаган типик суүсемнәрдән аермалы буларак, тамыр һәм яфракка охшаган структуралары бар. Алар чиста суларда, аеруча төньяк зонасында известьташлы туфрак суларында очрый. Алар ләмле су төбенә берегеп, су астына үсәләр. Алар бик үк кислородлы булмаган һәм каты суны өстен күрә, черки личинкалары булган суларда очрамый. Тәннәрендә кальций карбонаты (CaCO 3 ) туплыйлар. Суүсемнәрнең өслегендә эпифит булып цианобактрияләр яши, алар туклану өчен мөһим булган азотны үзләштерүдә катнашырга мөмкин.
Төзелеше Хара төрләренең тармаклану системасы катлаулы.Round, F.E. 1965.The Biology of the algae. Ernest Arnold. Төп сабаклары Наратбашка (споралы үсемлек) охшаган тармаклар үстерәләр.Bryant, J. 2007. The Stoneworts (Chlorophyta. Charales) in Guiry, M.D., John, D.M., Rindi, F. and McCarthy, T.K. 2007. New Survey of Clare Island. Volume 6: The Freshwater and Terrestrial Algae. Royal Irish Academy Алар, гадәттә, җир асты ризоидлары ярдәмендә яр буйларына берегәләр. Хара үсемлекләре күзәнәк тышчасына кальций тозлары туплый. Бу метаболик процесслар аркасында Хара үсемлекләреннән үзенчәлекле һәм күңелсез водород сульфиды исе килә.
Морфология Үсемлекнең тәне - гаметофит . Ул (төеннәргә һәм төен араларына бүленгән төп сабактан, ике төрле ботаклардан (чикләнмәгән үсешле озын тармаклар һәм чикләнгән үсешле кыска ботаклар), ризоидлардан (септаланган, күп күзәнәкле) һәм яфракчыклардан (икенчел тармаклардан үскән энә формасындагы структуралар) тора.
Үрчү
Хара вегетатив һәм җенси юл белән үрчи. Вегетатив үрчү бүлбеләр, амилум йолдызлары һәм икенчел протонематалар белән тормышка ашырыла. Җенес әгъзалары - күп күзәнәкле һәм тышчалы шарчык яки антеридиум (ир-ат җенесе) һәм нукула яки архегоний (хатын-кыз җенесе). Антеридий һәм архегоний аерым үсемлекләрдә, бер үк үсемлектә бергә яки бер үсемлектә аерым-аерым урнашырга мөмкин.
Хараларның үрчү әгъзалары бик югары яраклашу дәрәҗәсен күрсәтәләр. Огоний дип аталган хатын-кыз әгъзасы - зур овал структура, ул спираль рәвешендә яшел җепләр белән уратылган. Ир-ат әгъзасы шулай ук зур, ачык сары яки кызыл төстә, сферик формада, антеридиум дип атала, кайбер галимнәр аны бер әгъза гына түгел, ә күпсанлы структура дип саныйлар. Җенси әгъзалар параллель рәвештә төп ботакларның өске төеннәрендәге күзәнәкләрдән парлы рәвештә үсә, антеридиум өстендә оогоний барлыкка килә. Алар күз белән җиңел күренерлек дәрәҗәдә зур, аеруча кызыл антеридиум. Бүтәннәрдә ике төрле җенес органнары ботакларның төрле нокталарыннан барлыкка килә.
Аталанган зиготадан тыш, Хараларның барлык күзәнәкләре гаплоид. Зигота - оогонийның эчке өлешендәге зур бер күзәнәк. Ул әгъзанең калын тышчасы эченә берегеп, үсү өчен уңайлы шартлар көткән ооспора формалаштыра. Үсү дәверендә диплоид ооспора мейоз кичерә, дүрт гаплоид төш барлыкка китерә. Ооспора бүленә, аннан төп протонема һәм ризоидаль башлангыч барлыкка килә. Болардан суүсем үсешен дәвам итә.
Төрләр
Таралуы Космополит. Төче һәм тозлы суларда үсүче 100 дән артык төре билгеле.
Татарстан территориясендә гади хара (C. vulgaris) һәм сасы исле хара (C. foetida) очрый. Чиста сулык төпләрендә үсә, аларның таралуы суның үтә күренмәлелегенә бәйле. Ләмле грунтта киң әрәмәлекләр хасил итә.
«Сабагы» кабыклы, 50 см га кадәр биеклектә. «Яфраклары» озын, буынлы, боҗралы. Хара вегетатив (вегетатив үрчү тамырчалар барлыкка килүне хәтерләтә) һәм җенси ысул белән үрчи. Су кошлары өчен азык.
Гади хара ТРның Кызыл китабына кертелгән.=https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/hara Онлайн - энциклопедия Tatarica
Искәрмәләр
Төркем:Ботаника Төркем:Суүсемнәр Төркем:Кызыл китап Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр