«Сәҗдә» мәчете () ― Кемерово өлкәсе Прокопьевск районы Верх-Егос авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Сәҗдә» мәхәлләсе карамагында.

Верх-Егос авылында 1 039 кеше яшәгән (2010), күпчелеге мөселманнар (татарлар)Прокопьевск . татарыкузбасса.рф.

Тарих 2010 елның 15 гыйнварында Прокопьевск районы мөселманнары җыелышында бертавыштан мөселман дини җәмгыятен (мәхәллә) булдыру турында карар кабул ителә, аңа «Сәҗдә» исеме бирелә, ул Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте () составына керәКалиль Кабдулвахитов. Мечеть шахтеров «Сажда» под космическим куполом. IslamNews, 18.05.2012

2010 елның 7 июлендә дәүләт теркәлүе узганММРО «Сәҗдә». audit-it.ru Кемерово өлкәсе Прокопьевск муниципаль районының җирле «Сәҗдә» мөселман мәхәлләсе әлеге торак пунктта мәчет төзү башлангычы белән чыккан.

Мәчет мманарасы ерактан ук күренә, чөнки мәчет Прокопьевск районының иң биек урынында урнашкан (диңгез өсте тигезлегеннән 432 метр).

Мәчет төзелеше район башлыгы Ринат Флюр улы Әхмәтгәрәев җитәкчелегендә шахталар, район һәм өлкә спонсор-эшмәкәрләре акчасына, шулай ук мәхәллә кешеләренең, шәһәр һәм район мөселманнарының иганәләренә башланган һәм алып барылган, ике елда төзелгән.

2011 елда мәчет мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ачкан. Аны ачу тантаналы шартларда 2012 елның 16 сентябрендә узганВасиль Шайхразиев посетил мечеть «Сажда» в селе Верх-Егос. Всемирный конгресс татар, 09.02.2020.

Мәчет янәшәсендә (375 м читтәрәк) мөселман зираты өчен 12,5 гектар җир участогы бүлеп бирелгән.

Бина Бер катлы мәчет бинасы таштан эшләнгән, эчке яктан зәңгәр гөмбәз йолдызлы күкне хәтерләтә. Тышкы яктан мәчетнең гөмбәзенә һәм аның манарасына алтыннан ярымай урнаштырылган. Намаз залында кондиционерлар эшли. Мәчет янында каты ягулыкта эшли торган заманча миникотельная барВ Кемеровской области откроется еще одна мечеть. dumrf.ru, 14.09.2012.

Бина тирәсендәге территория һәм керү юллары асфальтланган. Территория периметры буенча матур итеп төзекләндерелгән һәм яшел төскә буялган һәм татар орнаментлары булган койма тотылган, шулай ук территория буенча төнге яктырту фонарьлары куелган.

Имам Имам Миңнегали улы Александр (Миңнулла) хаҗи Солтанов, 1951 елгы, Кузбасста туган. Мәчет төзелгән вакытта ук ул һәр җомга көнне җомга намазлары үткәреп килгәнМечеть «Сажда». Виртуальный межрелигиозный тур по Кузбассу. Мәчетнең мөәзине Ришат Лотфулла улы Гайфуллин, Арча районы тумасы, Прокопьевск шәһәренең «Рамазан» мәхәлләсе мәчете өлкәннәр советы рәисе. Мәхәллә идарәсе рәисе (2011 елның 1 февраленнән) Рөстәм Наил улы Шакирҗанов, «Автосельхозснаб» предприятиесе директорыШакирзянов Рустам Наилевич. audit-it.ru.

Моны да карагыз Мөнирә (мәчет, Кемерово) Чулпан (мәчет, Новокузнецк) Нур Ислам (мәчет, Осинники) Ислам (мәчет, Киселевск) Мөхәррәм (мәчет, Ленинск-Кузнецкий) Нәсыйха (мәчет, Прокопьевск)

Искәрмәләр

Сылтамалар Мечеть "Сәҗдә"(вид с высоты птичьего полета ). YouTube, видео 02:45 Ммро «Сажда» в Прокопьевске. prokopevsk.ya42.ru «Сажда» Прокопьевского района Кемеровской области. dumko42.ru Мечеть в с.Верх-Егос. Кемеровская область. YouTube, видео 01:28 Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2012 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Кемерово өлкәсе мәчетләре