Кырчыл (, «азык үләне») — кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы Төньяк ярымшарның уртача зоналарда һәм тропикларның таулы төбәкләрендә таралган. 150гә якын төре исәпләнә. Җиңел туфракларда, дымлы урыннарда: болыннарда, сазлыкларда, сирәкләнгән урманнарда, болын тугайларында яки сулыклар яннарында үсә. Су баса торган болыннарның төп үсемлекләренең берсе.
Татарстан территориясендә 6 төре бар. Гигант кырчыл (A. gigantea), нәзек кырчыл (A. tenuis), үрентеле кырчыл (A. stolonifera), йөземле кырчыл (A. vinealis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Эт кырчылы (A. canina) һәм Корчагин кырчылы (A. korczaginii) Идел алдында үсә.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrchyl Онлайн — энциклопедия Tatarica
Тасвирлау 1 метрдан артык биеклеккә җитүче, кәс ясаучы күпьеллык болын үләннәре. Яфраклары чиратлашкан, яссы, ланцет рәвешендә, очлы. Кыяктан гыйбарәт. Яфрак кырыйлары шома. Сабак яфраклары 1-6 мм киңлектә.
Сабагы туры, көпшәле, буынлы.
Чәчәк төркеме — 1,2-3 мм озынлыктагы бер чәчәкле вак башакчыклардан торучы җәенке себеркәч. Башак кабыклары тигезсез, төсле. Чәчәк ату вакыты — июнь-июль. Җимеше — бөртекчә. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrchyl Онлайн — энциклопедия Tatarica
Куллану
Бу үләннәр терлекләр өчен сусыл һәм коры азык буларак, шулай ук күп кенә төрләре декоратив максатларда газоннар чәчү өчен кулланыла.
Синонимнар Ыруг синонимиясе түбәндәге исемнәрне үз эченә ала:
Agraulus P.Beauv. Agrestis Bubani Anomalotis Steud. Bromidium Nees & Meyen Candollea Steud. Decandolia Bastard Didymochaeta Steud. Heptaseta Koidz., nom. inval. Neoschischkinia Tzvelev Notonema Raf. Pentatherum Nábelek Podagrostis (Griseb.) Scribn. & Merr. Senisetum Honda Trichodium Michx. Vilfa Adans.
Төрләр «The Plant List» үсемлекләр исемлеге мәгълүматларына караганда, ыругка 228 төр керә, аларның кайберләре:
Искәрмәләр
Әдәбият
Б. Шишкин. Род 117. Полевица — Agrostis // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 170—188. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.
Сылтамалар
Полевица — род Agrostis — Описание таксона — Плантариум Архивная копия от 4 августа 2021 на Wayback Machine
Моны да карагыз
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Кыяклылар Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр