Палеозой чоры, Палеозой, ПЗ ( - борынгы, ζωή - тормыш) - Җир планетасы тарихындагы геологик чор, борынгы тереклек чоры буларак билгеле. Фанерозой эонының беренче чоры. Неопротерозой чорыннан соң килә һәм Мезозойдан алда бара. Ул 538,8 ± 0,2 миллион ел элек башланган һәм 251,902 ± 0,024 миллион ел элек тәмамланган. Шулай итеп, ул якынча 287 миллион ел дәвам итә. 6 периодка бүленә: Кембрий, Ордовик, Силур, Девон, Карбон һәм Пермь.
Палеозой - биосферада зур үзгәрешләр чоры. Кембрий вакытында Кембрий шартлавы дип аталган төрле хайваннар төркемнәре бүленеше - диверсификациясе була. Палеозой вакытында буынтыгаяклылар, моллюсклар һәм хордалылар (балыклар, амфибияләр, синапсидлар һәм диапсидлар) кебек хайваннар төркемнәре барлыкка килгән. Кембрийда бөтен тормыш океаннарда булса, чор ахырында тормыш коры җиргә дә чыга: планета агачка охшаган үсемлек урманнары белән каплана. Умырткалылар, буынтыгаяклылар һәм моллюскларның җир өстендә яшәүче төркемнәре барлыкка килә.
Эра башында көньяк континентлар бер супер континент - Гондванага берләшкән булалар, ә чор ахырына аңа башка континентлар кушылып, Пангея барлыкка килә. Бу чор Кембрий тере организмнарның таксономик төрлелеге "шартлавыннан" башланып, Пермь чорында төрләрнең күпләп юкка чыгуы белән тәмамлана. Палеозой чорында барлыкка килгән тау токымнары палеозой төркеме дип атала. Бу төркем беренче тапкыр 1837-нче елда инглиз геологы Адам Седжвик тарафыннан ачыкланган.
Палеозойны өйрәнү тарихы Палеозой сериясен беренче тапкыр 1838-нче елда инглиз геологы Адам Седжвик ачыклаган (ул аңа ике чор - Силур һәм Девонны кертә), ләкин ул чакта бу "беренчел" токым өстендә яткан иң борынгы фауналь характерлы катлам дип тасвирлана. Палеозой төшенчәсенең хәзерге мәгънәсе органик эволюциянең беренче төп этабының аерым катламы буларак Оксфорд университеты геология профессоры Джон Филлипсның 1840-1841 елларда бастырылган әсәрендә дөнья күрә. Ул Кембрийдан Пермьга кадәрге чорларны бу этапка бәйли. Соңыннан, стратиграфик шкала төзелешен органик эволюциягә яки геологик тарих барышына бәйләргә тырышкан авторлар шкаланы башкача да төзеп карыйлар. Соңрак дөньяның башка төбәкләренең геологик картасы, шулай ук пелагик (су асты) һәм җир өстендәге казылмалар төркемнәренә материаллар өстәлү Филлипс төзегән геологик вакыт бүленешләренең дөреслеген раслый .
Фанерозой континенталь хәрәкәтенең беренче глобаль палеомагнит реконструкциясе 1973 елда А.Смит, Дж. Брайден һәм Г. Дрюри тарафыннан бастырыла. Алар палеомагнит мәгълүматларын гына кулланып фанерозой чорында континентларның позицияләрен реконструкцияләү карталарын чыгаралар . 1977 нче елда совет галимнәре Л.П. Зоненшайн һәм А.М. Городницкий үз модельләрен тәкъдим итәләр. 1978 елда Канада галимнәре Е.Р.Канасевич җитәкчелегендә кинематик модель бастырып чыгаралар. Шулай ук Палеозойдагы континентларның чагыштырмача торышын реконструкцияләү моделен инглиз геологлары Пьер Морел, Эдуард Ирвинг һәм башкалар төзи .
Физик-географик шартлар
Тектоник халәт
Литосфера плитәләре тектоникасы нәтиҗәсендә океаннар һәм материкларның шәкелләре хәзергедән аерыла торган булганнар. Чор башында һәм бөтен Кембрий чоры дәвамында борынгы платформалар (Көньяк Америка, Африка, Гарәбстан, Австралия, Антарктика, Индостан), 180° ка борылып, Гондвана дип аталучы бердәм суперконтинент хасил итәләр. Ул күбесенчә Көньяк полюстан экваторга кадәр Көньяк ярымшарда урнаша һәм 100 миллион км² мәйданны били. Гондванада төрле калку һәм түбән тигезлекләр, тау массивлары да була. Диңгез вакыт-вакыт суперконтинентның читләренә генә бәреп керә. Башка кечерәк континентлар: Лаврентия, Балтика һәм Сибирия нигездә экватор өлкәсендә булалар. Шунда ук микроконтинентлар: Авалония, Казахстания һәм башкалар урнаша. Кырый диңгезләрдә түбән ярлар, лагуналар һәм елга дельталары белән каймаланган күпсанлы утраулар урнаша. Гондвана белән башка материклар арасында океан була, ә океан уртасында урта океан сыртлары урнаша. Кембрийда ике аеруча эре плитә: тулысынча океанныкы булган Прото-Кула һәм күбесенчә материк булган Гондвана плитәсе.
Ордовикта Гондвана, көньякка таба хәрәкәт итеп, Көньяк географик Полюс ягына чыга (хәзерге Африканың төньяк-көнбатыш өлеше). Океан литосферасына караган Прото-Фараллон плитәләре (һәм, мөгаен, Прото-Тын океан плитәсе) Гондван плитәсенең Төньяк чите астына шуыша. Бер яктан Балтыйк калканы, икенче яктан Канада-Грендланд калканы арасындагы Прото-Атлантик чокырның (Япетус) кыскаруы башлана, шулай ук океан киңлеге кыскара. Ордовик дәвамында океан киңлекләре кими һәм материк фрагментлары арасында: Себер, Прото-Казахстан һәм Кытай арасында чик диңгезләре ябыла. Палеозойда (Силура —Девон башы) Каледон җыерчыклыгы дәвам итә. Типик каледонидлар Британия утраулары, Скандинавия, Төньяк һәм Көнчыгыш Гренландия, Үзәк Казахстан һәм Төньяк Тянь-Шань, Көньяк-Көнчыгыш Кытай, көнчыгыш Австралия,Кордильерлар, Көньяк Америка, Төньяк Аппалачлар, Урта Тянь-Шань һәм башка өлкәләрдә табыла. Нәтиҗәдә, силур чоры ахырында Җир өслегенең рельефы биек һәм контрастлы була, бигрәк тә Төньяк ярымшарда. Иртә девонда Прото-Атлантик чокыр ябыла. Про-Европа материгының Про-Төньяк Америка материгы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә хәзерге Скандинавия һәм Көнбатыш Гренландия районында Евро-Америка материгы төзелә. Девонда Гондвананың тайпылышы дәвам итә, нәтиҗәдә Көньяк полюс хәзерге Африканың көньяк өлкәсендә, ә бәлки хәзерге Көньяк Америкада да була. Бу чорда Гондвана һәм Материклар арасында экваториаль зона буйлап Тетис океаны формалаша. Өч тулысынча океан плитәсе: Кула, Фараллон һәм Тын океан барлыкка килә (алар Гондвананың Австрало-Антарктика читенә чума).
Урта карбонда Гондвана һәм Евро-Америка бәрелешләре була. Хәзерге Төньяк Америка материгының көнбатыш чиге Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш чиге белән бәрелешә, ә Африканың төньяк-көнбатыш чиге хәзерге Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның көньяк чиге белән бәрелешә. Нәтиҗәдә яңа суперконтинент - Пангея барлыкка килә. Соң карбонда - иртә Пермьдә Евро-Америка материгының Себер материгы белән, ә Себер материгының Казахстан континенты белән бәрелешүе була. Девон ахырында грандиоз Герцин җыерчыклылыгы чоры башлана, бу вакытта интенсив магматик эшчәнлек белән бергә Европада Альп таулары системасы төзелә. Платформалар бәрелешкән урыннарда биеклеге 2000-3000 м булган тау системалары барлыкка килә, аларның кайберләре безнең көннәрдә дә сакланган, мәсәлән, Урал яки Аппалачлар. Кытай тавы гына Пангеядан аерым була. Палеозой ахырына, Пермь чорында Пангея Көньяк полюстан Төньякка кадәр сузылган. Көньяк географик полюс бу вакытта хәзерге Көнчыгыш Антарктидада урнашкан. Пангея составына кергән Себер материгы, аның төньяк чиге булып, киңлеге буенча 10-15° кадәр барып җитмичә, Төньяк географик полюска якынлаша. Төньяк полюс палеозой дәвамында океанда була. Шул ук вакытта Прото-Тын океан һәм Тетис океаны уйсулыгын берләштерүче океан бассейны барлыкка килә.
Климат Кембрий башында Җирдә башлыча җылы климат өстенлек итә: уртача температура чагыштырмача югары, экватор белән һәм котып температуралары арасында аерма аз була. Климат зоналылыгы чагыштырмача сизелмәс була. Ләкин коры климат зоналары була,алар Төньяк Америка континентының төньягында, Себер һәм Кытай континентлары чикләрендә ята. Гондванада ул Көньяк Америка, Африка һәм Австралиянең үзәк районнарында гына хакимлек итә. Кембрий башында атмосфераның төп массасын азот тәшкил итә, углекислый газ 0,3 % ка җитә, ә кислород даими рәвештә арта. Нәтиҗәдә, Кембрий ахырына атмосфера кислород-углекислый-азот характерына ия була. Бу вакытта материкларда дымлы эссе шартлар өстенлек итә башлый, океанда су температурасы 20 °C-тан түбән төшми.Ордовик һәм силур дәвамында климат шартлары шактый төрле була. Соң ордовикта экваториаль, тропик, субтропик, уртача һәм тигезсез климат төрләре аерылып тора. Экваториаль тигез-дымлы шартлар Россиянең Европа өлеше, Урал, Көнбатыш Себер, Үзәк Казахстан, Байкал аръягы, Төньяк Американың үзәк өлкәләрендә, Канада көньягында, Гренландиядә хөкем сөрә. Соң ордовикның башында бик салкын була. Субтропик өлкәләрдә уртача еллык температура 10-15°, ә тропик өлкәләрдә 3-5°ка кими. Көньяк полюс бу вакытта гондвананың биек коры җирендә була, аның чикләрендә киң материк бозлыклары барлыкка килә. Силур чорының икенче яртысында югары киңлекләрдә климат яңадан уртача дәрәҗәгә кадәр җылына, субтропикка якын була. Иртә карбонда планетада тропик һәм экваториаль климат өстенлек итә башлый. Уралда уртача еллык температура 22-24 °C, Кавказ аръягында 25-27 °C, Төньяк Америкада 25-30 °C тәшкил итә. Арид тропик климат Евро-Азия һәм Төньяк Америка континентларының үзәк өлешләрендә, шулай ук Көньяк Америка, Төньяк Африка һәм Төньяк-Көнбатыш Австралия чикләрендә өстенлек иткән. Башлыча Евразия, Төньяк Америка һәм Гондвана чикләрендә дымлы тропик шартлар өстенлек итә. Уртача климат Себер континентында һәм Гондвананың көньягында булган.
Континентларда үсемлек биомассасы күләме арту фотосинтез көчәюенә, углекислый газны интенсив куллануга (атмосферада аның күләме ике тапкыр кими) һәм кислород бүлеп чыгаруга китерә. Пангея суперконтиненты барлыкка килү нәтиҗәсендә зур киңлекләрдә вакытлыча явым-төшемнәр туктала һәм экваториаль диңгез бассейннарының поляр бассейннар белән бәйләнеше чикләнә. Бу процесслар салкынайтуга китерә, уртача температура түбәнәя, климат зоналылыгы кискенләшә һәм экватор белән полюслар арасында температура аермасы арта. Нәтиҗәдә соң карбонда һәм иртә пермьдә Антарктида, Австралия, Һиндстан, Африканың көньяк өлешләре һәм Көньяк Американы калын боз калканы каплый. Көньяк полюстагы коры җир глобаль суыткыч ролен уйный. Төньяк Поляр бассейнда су температурасы түбәнәя һәм, мөгаен, хәзергеТөньяк Боз океаны кебек үк, берникадәр вакыт боз белән капланган була. Боз катламы чагыштырмача озак яшәми, вакыт-вакыт чигенеп тора торган була. Бозлык арасы чорында климат уртача була. Шулай итеп, соң карбонда һәм иртә пермьдә хәзерге вакытта билгеле булган күп кенә ландшафт-климат зоналары һәм климат пояслары барлыкка килә, климат зоналылыгы ачык күренә башлый. Җирнең өслегендә экваториаль, ике тропик, ике субтропик, ике уртача төрле дым режимы булган өлкәләр пәйда була. Пермь ахырына дымлы салкын климат җылырак һава белән алышына, уртача климатлы районнарда субтропик климат өстенлек итә башлый, тропик һәм экваториаль климат билбаулары нык киңәя. Тропик диңгезләрнең уртача температурасы 20-26 °C тәшкил итә.
Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
Диңгезләрдә һәм төче сулардагы тереклек