Радужный мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Радужный шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Радужныйда (1982 елдан штб, 1985 елдан шәһәр) 2010 елда шәһәр халкының (43 339 кеше) татарлар 6,8 % ын (3 977 кеше), ләзгиләр 4,19% ын (2 818 кеше), азәриләр 3,56% ын (2 100), башкортлар 3,19% ын (1 385 кеше), комыклар 2,36% ын (728 кеше), таҗиклар 1,79% ын (715 кеше), үзбәкләр 0,60% ын (261 кеше) тәшкил иткән.

Тарих Радужный шәһәренең җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) 2001 елның 21 гыйнварында рәсми теркәлгән.

2004 елның 26 ноябрендә Радужныйда Җәмигъ мәчете ачылган. Мәчет төзелеше төрле чыганаклардан финансланган. Муниципаль берәмлек предприятиеләре, гади халык үз өлешен кертә. Бизнесмен һәм меценат (ингуш милләтеннән) зур финанс ярдәме күрсәтәСоборная мечеть. БУК «Библиотечно-музейный центр города Радужный».

2010 елның 14 апрелендә Радужный шәһәренең җирле татар-башкорт милли-мәдәни автономиясе оешкан, автономия башлыгы итеп шәһәр тибындагы бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Рафиулла сайланган. Ул 2009 елда ХМАО-Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов тарафыннан ХМАОның Түбән Варта районына җибәрелгән. Рөстәм хәзрәт районга килгәч, Радужный шәһәре татарлары һәм башкортлары дингә тартыла һәм үзләренең милли тамырларын искә ала башлыйВ Радужном ХМАО-Югры учреждена Национальная культурная татаро-башкирская автономия. islamsib.ru.

2018 елда Михаил Гуцериев нигезләгән «САФМАР» хәйрия фонды бүлеп биргән акчага мәчеттә төзекләндерү эшләре башкарылган: кирәкле материаллар сатып алынган, мәчет тирәсе койма белән уратып алынганБлаготворительный фонд «САФМАР» Михаила Гуцериева помогает благоустроить территорию мечети в Радужном. Администрация города Радужный ХМАО, 20.07.2018.

Бина Мәчетнең матур, заманча бинасы шәһәр читендә, Казамкин урамында урнашкан.

Җитәкчелек 2003 елның 11 гыйнварыннан имам-хатыйб Муса Хасанович БелгороевБелгороев Муса Хасанович. checko.ru

Искәрмәләр

Сылтамалар

Соборная мечеть. visitugra.ru Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр