«Нурдкамал» Сайт Мечеть Нурдкамал Норильск в Телеграме (), шулай ук «Нурд-Камал»Нурд-Камал. Большая российская энциклопедия — Россия Федерациясе субъекты Красноярск краеның Норильск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете).
«Дөньяның иң төньяк мәчете» буларак, «Нурдкамал» мәчете Гиннесс рекордлар китабына кертелгәнК 80-летию Красноярского края: История и рекорды Норильска // Городские новости. № 3007. 17.07.2014.
Норильскида (1939 елдан штб, 1953 елдан шәһәр) 2002 елда шәһәр халкының (134 842 кеше) азәрбайҗаннар 3,4% ын, татарлар 2,1% ын тәшкил иткән. 2016 елда шәһәрдә татарлар, азәрбайҗаннардан тыш, мөселман халыклары вәкилләреннән лезгиннар, башкортлар, нугайлар, казакълар, таҗиклар, дагстанлылар яшәгән. Шәһәрнең төп халкы мөселманнар түгел, әмма алар шәһәр халкының гомуми санының дүрттән бер өлешен алып тора (~50 мең кеше; 2018). Норильск мөселманнары арасында хәтта нганасаннар да барМарина Хорошевская. Единственная в мире. «Заполярная Правда», 17.09.2018.
Тарих
Хәзерге вакытта Норильск халкы тулысынча диярлек XX гасырның икенче яртысында шәһәргә күченгән кешеләрдән һәм аларның токымнарыннан тора, әмма шәһәрдә 1953 елда амнистияләнгән тоткыннарның токымнары әле дә яши.
Норильск мөселманнарының дини берләшмәсе 1992 елның октябрендә рәсми теркәлгән. Мәчет 1993 ел ахырында төзелә башлаган. Аның өчен урынны Октябрьнең 50 еллыгы урамында сайлаганнар. Төзелешне оештыруны башлаучы һәм акча бирүче ― Норильскида туган татар эшкуары Мидехәт Бикмеев (хәзер эшмәкәр Сочида яши)Мечеть Нурд-Камаль, Норильск. komandirovka.ru. Аның фикердәшләре күп була. Мәсәлән, төзелешнең беренче инициаторларының берсе Норильск шагыйре Юрий Бариев (Хәлил Әдеһәм улы Бариев, 1947―1998) булган, ләкин ул мәчетне ачуга бер көн генә кала (1998 елның 18 сентябре) вафат булган, аңа яңа ачылган мәчеттә җеназа намазы укылган. Мәчетне төзүдә А. П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинатының (НГМК) директорлары: 1988—1996 елларда (1935―2015), 1997–2001 елларда (1940 елгы, кабарда милләтеннән, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1985)) зур ярдәм иткән.
«Нурдкамал» исеме мәчеткә М. Бикмеевның әти-әнисе ― әтисе Нуретдин һәм әнисе Гайникамал хөрмәтенә бирелгән, диварларның берсендә шул турында истәлек тактасы беркетелгәнМечеть Нурд-Камаль в Норильске // Энциклопедия Красноярского урая.
Мәчет проектының авторы ― «Норильскийпроект» институты архитекторы Евгений Солнышкин, ул шулай ук шәһәрдә балалар хастаханәсе бинасын, бакыр заводының административ-көнкүреш корпусын, «Талнах» бассейнын һәм сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә манараны проектлаган кеше. Поляр түгәрәк артындагы мәчет бинасын проектлау җиңел эш булмый: мөселман кануннарын Төньякта төзелеш эшен башкару катлаулылыгы белән берләштерергә кирәк була. Норильск архитекторларының эше Мәскәүдә Архитекторлар берлегенең халыкара биенналесында III дәрәҗә диплом алган Мечеть Нурд-Камаль была открыта в Норильске. Правительство Красноярского края ВКонтакте, 14.06.2023.
Мәчетнең эчке диварлары рәсемнәре кулдан эшләнгән, төсле бизәү эшләре белән рәссам Николай Сивенков шөгыльләнгәнНурд-Камал. Уникальная мечеть Норильска. pikabu.ru, 25.03.2020.
Мәчет биш ел төзелә. 1998 елның 19 сентябрендә ачылган. Тантанада мөфти шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашканЕдинственная в мире / Заполярная Правда. 20 сентября 2018.. Мәчетне ачуга А. П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинатының (НГМК) 1988—1996 еллардагы директоры Анатолий Филатов (1935–2015) Мәскәүдән махсус кайтканМечеть необычной архитектуры. ИА «Инфо-Ислам», 06.03.2013.
Әмма бинаны төзеп бетерү тагын ел ярым дәвам итә. Документлар буенча, бина 2000 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган Светлана Ферапонтова. Как в Норильске строили храмы и мечеть? Таймырский телеграф, 28.05.2024.
2014―2015 елларда, «Норникель» комбинаты ярдәмендә мәчеттә ремонт ясалган.
Бина
Мәчет шәһәрнең ярында урнашкан (элек бу күл ял итү зонасы, эчәр һәм технологик су белән тәэмин итү чыганагы булган, хәзер күл Норильск ТЭЦының технологик суыткычы ролен үти Долгое озеро. Норильск. Norgame, 10.02.2020). Шәһәр үзәгеннән мәчеткә кадәр җәяү 25 минутлык юлМечеть «Нурд-Камал» г.Норильск. ЦРО ЦДУМ (1,3 км)Мечеть Нурд-Камаль. 101hotels.com.
Норильскиның күпчелек ак-сары төстәге торак йортлары һәм сәнәгать биналары фонында төсендәге диварлары һәм алтын гөмбәзе белән «Нурдкамал» мәчете бик матур күренә. Мәчет җирле климатны исәпкә алып төзелгән. Ул мәңгелек туңлыкта, кыяга кадалган субайлар өстенда тора. Биредә күп кар яву сәбәпле, гөмбәзе дә авыш итеп эшләнгән, биеклеге 30 метр булган манарасы да, ислам архитектурасында ешрак кабул ителгәнчә, түгәрәк түгел. Норильскида һәрвакыт көчле җил искәнен исәпкә алып, манараны дүртпочмаклы итеп ясаганнар.
Мәчет планда йолдыз формасында. Мәчетнең ян-яктагы кырлары ак декоратив колонналар ярдәмендә бүленгән, һәр кырында дүрт турыпочмаклы тәрәзә урнашкан. Тәрәзәләрнең өске өлешләре ак кырыйлы өчпочмаклар рәвешендә башкарылган.
Бина өч катлы. Намаз залы түгәрәк итеп эшләнгән. Хатын-кызлар залы ― мәчетнең иң матур залы. Диварларда гарәп әкиятләрендәге сарай күренешләре, шулай ук Коръән сурәләре ясалган. Элек мәчеттә тәрәзәләр һәм ишекләр агачтан булган, соңрак аларны пластикка алыштырганнар.
Мәчетнең беренче катында мәдрәсә урнашкан, анда мәхәллә кешеләре гарәп телен һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнәләрВиктория Комиссарова. Показываем, как 23 года спустя выглядит самая северная мечеть в мире Нурд-Камал в Норильске. enisey.tv, 25.02.2021.
Гадәттә, җомга намазларында 500-600 кеше булаРобин Пакстон. Мусульмане на крайнем севере. IslamNews. 26.04.2007. Норильск шәһәре районы булып калган Талнахта намаз бүлмәсе бар.
Җитәкчелек 2009 елдан (өзеклек белән) имам-хатыйб Әюп улы Рәхмәтулла (Радик) хәзрәт Бариев (Башкортстанның Акбулат (Федоровка районы) авылында туган, 1986 елдан Кайерканда никель заводында эшли башлаган, 2001―2008 елларда Уфадагы ислам университетында белем алган)Михаил Карпов. «Если не ты, то кто?» История россиянина, который ушел с завода и стал имамом самой северной мечети. Lenta.ru, 21.04.2019. Имам-хатыйб Илгиз хәзрәт Гыйльманов.
Кызыклы факт «Нурдкамал» мәчете өч тапкыр дан казанган: ул «дөньядагы иң төньяк мәчет» буларак Гиннесс рекордлар китабына кертелгән, Таймырда беренче, шулай ук артында бердәнбер мәчет булып тора.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Показываем, как 23 года спустя выглядит самая северная мечеть в мире Нурд-Камал в Норильске. Телекомпания Енисей. YouTube видео, 2:39 Марина Хорошевская. Единственная в мире. «Заполярная Правда», 17.09.2018 Нурд-Камал. Большая российская энциклопедия
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1998 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Красноярск крае мәчетләре