Белоярский мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Белоярский районы административ үзәге Белоярский шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Белоярскийда (1973 елдан бистә, 1988 елдан шәһәр) 2010 елда шәһәр халкының (20 283 кеше) өчтән бер өлешен этник мөселманнар, шул исәптән, татарлар 5,5% ын (1 083 кеше), комыклар 1,8% ын (345 кеше), башкортлар 1,7% ын (329 кеше), кыргызлар 1,2% ын (236 кеше) тәшкил иткән, шулай ук азәрбайҗаннар (84 кеше), үзбәкләр (67 кеше), нугайлар (42 кеше), казакълар (36 кеше) яшәгәнНаселение ХМАО по национальности и владению русским языком, 2010. khmstat.gks.ru.

Тарих 2007 елда шәһәр мөселманнары, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, башта гыйбадәт йорты төзергә карар итәләр. Гәрчә бөтен документлары әзер булса да, мәчет төзелеше өчен хакимият тарафыннан урын бүленеп бирелсә дә, шәһәрдә мәчет төзүнең беренче омтылышы уңышлы барып чыкмый, моңа Белоярскийда мәхәлләнең үз имамы булмавы да комачаулыйМусульмане Белоярского построят молельный дом. «Тюменская линия», 07.09.2007.

2009 елның октябрь аенда шәһәр администрациясе башлыгы Сергей Маненков булышлыгы һәм «ЛУКОЙЛ-Западная Сибирь» ҖЧҖ финанс ярдәме белән Белоярский шәһәрендә мәчеткә нигез салынган. Бинаны агач панельләрдән төзү планлаштырыла, алар Белоярскийда инновацион немец технологиясе буенча эшләнәВ г. Белоярском ХМАО за год построят инновационную мечеть. islamsib.ru, 23.12.2009.

Белоярский шәһәренең җирле мөселман оешмасы 2010 елның 21 апрелендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгәнММРО г. Белоярский ХМАО.

Мәчет район хакимияте ярдәме белән, спонсорлар, җирле эшмәкәрләр, гади шәһәр халкының иганәләренә бер ел эчендә (2011 елның октябреннән 2012 елның октябренә кадәр) төзелгән Белоярский: история, день сегодняшний. studylib.ruОткрытие мечети к Курбан-Байраму. ИА «Инфо-Ислам», 17.10.2012. 2012 елның 27 октябрендә, Корбан бәйрәменең икенче көнендә, Белоярскийда җәмигъ мәчете ачылган10 лет назад в городе Белоярском открылась мечеть. КУ «Государственный архив Югры». Мәчет шәһәр читендә, ритуаль хезмәтләр бюросы артында урнашканБелоярский - архитектурный оазис посреди тайги и озёр. livejournal.com, 16.03.2020 ― бу актив төзелә торган яңа микрорайоннар территориясе.

2017 елның 26 маенда мәчет коймасы янында «Дуслык» аллеясы утыртылганЭкологическая акция Аллея дружбы 26 мая 2017 года. admbel.ru.

2019 елда, Корбан бәйрәменнән соң, район башлыгы Сергей Маненков булышлыгы белән, мәчет ишегалды мәйданы плитка белән түшәлгән (300 кв.м.) һәм юллар салынганДвор мечети благоустроят. admbel.ru, 19.08.2019.

Бина 200 кеше сыйдырышлы мәчет. Белоярский шәһәре Җәмигъ мәчетендә һәр көнне ислам нигезләре буенча дәресләр уза, якшәмбе көннәрендә балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли.

Җитәкчелек 2016 елның 12 октябреннән имам-хатыйб, җирле мөселман дини җәмгыяте (ММРО) рәисе Магмур хәзрәт (Маъмуржон Мехманович) Тухтасинов (1964 елгы)Тухтасинов Маъмуржон Мехманович Магмур Тухтасинов ВконтактеГлава района поздравил имам-хатыба Белоярской мечети с юбилеем. admbel.ru, 16.09.2019.

Искәрмәләр

Сылтамалар

В г. Белоярском ХМАО за год построят инновационную мечеть. islamsib.ru, 23.12.2009

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2002 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре